Соңгы ике атнада Нурлат районыннан "Яңарыш" тарихи һәм мәдәни мирасны торгызу республика фондына 600 меңнән артык акча күчерелгән.
Район башлыгы Равил Кузюровның фондка ярдәм күрсәтүдә активлыкны арттырырга дигән чакыруын "Татнефтепром- Зүзеевнефть" коллективы иң беренче булып күтәреп алган. Нефтьчеләр үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын күчерергә хәл иткәннәр һәм иң күп акча-513 мең сум алар исәбеннән кергән. Бу чорда фондка иганәчелек күрсәтүчеләр арасында "Континент" төзелеш фирмасы, "МАКойл", Нурлат элеваторы, Нурлат бораулау эшләре предприятиесе, "Теплотехсервис", бердәм исәп-хисап үзәге, "Ледок" боз сарае, аграр техникум, МФЦ коллективлары да бар. Биляр Озеро, Яңа Иглай, Сәләнгеш, Яңа Тумба, Тимерлек, Заречный, Елаур, Төрнәс һ.б. авыл җирлекләре дә әлеге эшкә җаваплы караганнар. Равил Кузюров гомумшәһәр планеркасында аларның һәммәсенә рәхмәт белдерде.
Нет комментариев