Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Ике көн эчендә Нурлат автоюлларында өч кешенең үлеме теркәлгән

Узган ял көннәрендә район юлларында 3 юл-транспорт хәрәкәтендә үлем очраклар теркәлгән.

Шимбә, 26 июльдә, 22.30 сәгатьтә шәһәрнең 1нче урта мәктәбе янындагы светофорда үз автомобиленең тәрәзәсеннән очып төшкән ир-ат бу дөнья белән мәңгелеккә хушлаша.
Икенче күңелсез очрак Чистай-Аксубай-Нурлат автоюлында теркәлгән. Юл трассасы уртасыннан баручы җәяүле "ВАЗ-2112" машинасы астында калып вафат була.
Якшәмбе, 27 июльдә, Төрнәс авылыннан чыгып барган исерек "ВАЗ-2107" машинасы хуҗасы идарәне югалта һәм әйләнеп каплана. Нәтиҗәдә, шофер урында һәлак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат