Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Икеайлык бара

Санитар-экологик икеайлык кысаларында иң беренчеләрдән булып 10000 куак һәм ылыслы агач үсентеләренә Якушкино авыл җирлеге заявка бирде, дип хәбәр иттеләр "Нурлат урманчылыгы" ДКУсыннан.

"Төзекләндерү биш" ОООсы ТБО полигонына көн саен 200 кубометрлап чүп-чар чыгара. Узган атнада шәһәр оешма һәм предприятиеләре 212,5 кубометр чүп чыгарган. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе күрсәтмәсе нигезендә икеайлык чорында җомга һәм шимбә көннәрендәге санитар сәгатьләрдә җыелган чүп-чарны ТБО полигоны бушлай кабул итә.
×××
Узган шимбә - якшәмбе көннәрендә Киекле авыл җирлегендә санитар чистарту өмәләре үтте. Мәктәп, авыл җирлеге башкарма комитеты коллективлары бу көннәрдә җиң сызганып эшләделәр, шәхси хуҗалыклар үз тирә-юньнәрен чистарттылар. Авыл халкы бакча эшенә - суган чәчәргә дә кереште. Ни ди-сәң дә, олы юл өстендә урнашкан авылның керем чыганагы да бит әле суган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТБО полигоны Љсмђлђр Киекле ќирлеге