Иртәгә Ауропада иммунлаштыру атнасы башлана.Ул 27 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
- Бу киң масштаблы акция халыкны, җәмәгатьчелекне, медицина хезмәткәрләрен йогышлы авыруларга каршы махсус саклануның мөһимлеге һәм һәр кешенең мондый саклануга хокукы турында мәгълүматлаштыру максатыннан уздырыла, - диде "ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУсының Нурлат районы һәм шәһәре филиалы табиб-эпидемиологы Владимир Александров.
Нурлат районында 14 инфекциядән вакциналаштыру үткәрелә. "Иммунлаштыру бәясе буенча иң уңышлы һәм нәтиҗәле медик-санитар чаралардан санала, аның ярдәмендә ел саен күп кенә үлем очраклары булдырмый калына", - диде табиб-эпидемиолог.
Нет комментариев