Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

ҖИНАЯТЬЛӘРНЕ АЧУ буенча беренче урында

Россия МВДсының Нурлат бүлеге 2019 елда оператив-хезмәт эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады һәм агымдагы чорга бурычлар билгеләде.

Бүлектә йомгаклау киңәшмәсе традиция рәвешендә район җитәкчелеге катнашында үтә, быелгысы да искәрмә булмады. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин бүлек эшчәнлегенә бәя бирде, соңрак иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасын ачып җибәрде. Биредә шулай ук МВДның ТР буенча Штабы инспекциясе инспекторы, эчке хезмәт подполковнигы Константин Чернов, Нурлат шәһәре прокуроры Сәйяр Зыятдинов, Нурлат район суды рәисе Альбина Никитина катнаштылар. Хокук саклаучыларның эш нәтиҗәләре белән исә Россия МВДсының Нурлат бүлеге начальнигы Владимир Елисеев таныштырды. Ул һәр подразделение эшенә җентекле тукталды, бурычларны атады.

Җинаятьләрне ачу арткан

Узган елның 12 аенда, аннан алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда, теркәлгән җинаятьләрнең саны 521дән 473кә кадәр, белә торып кылынган үтерүләр 5тән 3кә, сәламәтлеккә белә торып салынган авыр зыян 11дән 5кә кадәр кимегән. 2019 елда белә торып кылынган җинаять һәм көч кулланып урлауның – 1, зур күләмдә урлауның – 2, торак биналардан һәм гражданнарның электрон счетларыннан урлауның – 3 һәм 13, зур һәм аерата зур күләмдә мошенниклыкның – 5, шәхесләре ачыкланмаган затларга наркотик матдәләр сатуның 4 очрагы ачылмыйча калган. Владимир Елисеев: “Бүлек җинаятьләрне һәм аерата авыр җинаятьләрне ачу буенча шул категориядәге бүлекләр арасында 1нче урынны алып тора”.

Икътисад өлкәсендә

Узган елда икътисад өлкәсендә 23 җинаять теркәлгән (2018дә – 35), аларның 9ы икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы тору төркеме хезмәткәрләре тарафыннан ачылган. Әлеге төркем икътисади юнәлештәге 5 аерата авыр җинаятьне ачкан: 3се – авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары һәм баш бухгалтерга карата мошенниклык һәм милеккә хуҗа булу, 2се – кибет идарәчесенә карата мошенниклык очрагы. Шулай ук урта һәм зур булмаган авырлыктагы 4 җинаять тикшерелгән.

Законсыз әйләнешкә чик куелган

Нурлат район үзәк хастаханәсенең наркология кабинетында 118 кеше профилактик исәптә тора, аларның 8е – бәйлелек синдромы белән. Наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә теркәлгән җинаятьләрнең саны 31дән 26га кадәр кимегән. 2019 елның 12 ае эчендә 1 кг 497 гр. наркотик үләннәр һәм 36 мг спайс законсыз әйләнештән алынган. Владимир Елисеев: “Әлеге категория җинаятьләрне ачуда уңай күренеш күзәтелә. Җәмәгать урыннарында һәм урамнарда кылынган җинаятьләрне ачу 9,7 процентка үсте”.

Уңай динамика бар

Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләрнең 16дан 6га кадәр кимүе күзәтелә. Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлектә 24 үсмер исәптә тора. Имин булмаган ата-аналарны ачыклау һәм исәпкә кую 52дән 84кә кадәр арткан, бүгенге көндә 86 ата-ана исәптә тора. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар тарафыннан ачыкланган административ хокук бозулар кимегән, шул ук вакытта балигъ булмаганнарның төнлә урамда булулары белән бәйле административ хокук бозулар да азрак теркәлгән. Владимир Елисеев: “Үсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләр кимү белән бергә, балигъ булмаганнар эшләре бүлеге инспекторлары тарафыннан тикшерелгән җинаятьләрнең саны 46,7 процентка артты”.

ЮХИДИ: игътибар – юлларга

Узган елның 12 ае эчендә 30 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 5 кеше һәлак булган, 35 кеше җәрәхәт алган. Исерек йөртүчеләр гаебе белән чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең саны 9дан 6га кадәр кимегән. Аннан алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда, җәяүлеләр һәм балалар гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре 2 тапкырга арткан.

Миграция хезмәте: эш яхшырган

2019 елда 831 чит ил гражданины миграция исәбенә алынган. Хисап чорында чит ил кешеләре һәм гражданлыклары булмаган затларга карата кылынган административ хокук бозулар саны 5,7 процентка арткан. Миграция мәсьәләләре буенча бүлек хезмәткәрләре бер чит ил гражданинын илдән чыгару буенча административ материалны документлаштырган. Бүлек хезмәткәрләре 9 меңнән артык дәүләт хезмәте күрсәткән. Владимир Елисеев: “Агымдагы елда чит ил кешеләре һәм гражданлыклары булмаган затларга карата контроль-күзәтчелек эшчәнлеге яхшырды”.

Кадрлар: потенциал бар

2020 елның 1 гыйнварена Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлегендә штатта 141 берәмлек исәпләнә: полициядә – 99, эчке хезмәттә – 11, юстициядә – 9, федераль дәүләт хезмәтендә – 3, ирекле ялланган составта 19 хезмәткәр эшли. Бүлектә 7 хезмәткәргә ихтыяҗ бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев