Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Җиңүнең 70-еллыгына Нурлат ветераннары социаль түләүләр алачак

Пенсия фондының Нурлат районы һәм шәһәре идарәсендә ветераннарга социаль түләүләр өләшә башладылар.

7000 сум күләмендәге түләүләрне Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, Икенче бөтендөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларның союзниклары тарафыннан булдырылган концлагерьлар, гетто һәм башка мәҗбүриләп тоту урыннарында әсирлектә булганнар, Финляндия һәм Япониягә каршы, Бөек Ватан сугышларында үлеп калган хәрбиләрнең, Бөек Ватан сугышыннан кайткач вафат булучыларның толлары алачак. Андыйлар районда 376 кеше.
Моннан тыш, 3000 сум күләмендәге түләүләр тылда 19441 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр 6 айдан артыграк эшләгәннәргә (СССРның вакытлыча оккупацияләнгән территорияләрендә эшәгән чорны кертмичә); Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәтләре өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән затларга, шулай ук нацистлар концлагерьлары, төрмәләре һәм геттоларда әсирлектә булган балигъ булмаганнарга бирелә. 3000 сум күләмендәге түләүне 1017 кеше алачак.
- Пенсия фонды тарафыннан барлык түләүләр дә тулы күләмдә финансланды һәм апрель аенда барлык пенсия алучылар да пенсия графигы буенча алачаклар, - ди идарә начальнигы Рушания Шакирова.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X