Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек башланды
Бүген район хакимиятенең зур залында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча район оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы үтте. Аны Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равил Кузюров алып барды.
Район башкарма комитеты урынбасары Рәмзия Сингатуллина әлеге зур датага әзерлек буенча район башлыгы карары чыгарылуы, оештыру комитеты төзелүе һәм чаралар планы төзелүе турында хәбәр итеп, соңгысының төп моментларын яктыртты. Киңәшмә эшендә кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге күзәтчелек федераль службасының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе- республиканың баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина катнашты.Киңәшмәдән соң Равил Кузюров һәм Марина Патяшина Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында булып, анда тәрбияләнүчеләрнең яшәү шартлары белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев