Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Инвалидларны эшкә урнаштыру өчен Нурлат оешмаларына 100 мең сум түләячәк

Быел Нурлат шәһәре мәшгульлек үзәге 28 инвалидны эшкә урнаштырды.

Алар "Мәшгуль булмаган инвалидларны эшкә урнаштыру" программасы буенча эш урыны тәкъдим иткән оешмаларда ким дигәндә 3 ел эшләргә тиешләр. Оешмаларның отышы исә - эшкә урнаштырылган һәр инвалид өчен дәүләт 100 мең сум күләмендә кулай тирәлек шартлары тудыруга акча бирә. Быел, мәсәлән, ике ТСҖ шул рәвешле кар чистарту һәм газон чаптыру җайланмалары алганнар. Ә шәһәр мәктәпләренең берсендә программа нигезендә алынган витдеокүзәтү бер урлау очрагын ачарга ярдәм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат