Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Җиргә береккән гаилә

Фәнис Фәтхуллов гаиләсе савым сыерлар санын арттыру белән мәшгуль. Заманында үз бәхетен Себер якларында эзләгән Фәнис аны туган авылы Чулпанда таба. Гаиләсен дә кора, эшенә дә урнаша, шул ук вакытта шәхси ярдәмче хуҗалыгын да булдыра. Бүген инде ул тормышына шөкерана итеп туя алмый.

- Иртәнге 3тә торсаң, барысына өлгерәсең, - ди гаилә башлыгы. Төп эше "Сөләйманов Ә.И." хуҗалыгының иминлек службасында аның, әмма үз абзарында 18 баш мөгезле эре терлеге дә көтә әле. Мәктәптә пешекче булып эшләүче тормыш иптәше Гөлсирәгә дә мәшәкать җитә: 100 баш чеби, 30 үрдәк, сарыклар... Моңа кадәр итчелек белән шөгыльләнгән гаилә башлыгының сөтчелеккә күчүенең сәбәбе иткә бәяләрнең түбән булуында икән.
- Итне сатып алучы юк, - ди эшмәкәр. - Алыпсатарларга арзан бәядән бирәсе килми. Районда хәзерләүләр конторасы булса, авыл кешесе үз продукциясен шунда урнаштырыр иде дә бит. Бу проблемага һаман игътибар юк. Шуңа сөткә күчәргә булдык. Хәзер сөт файдалы. Авыл күрше Самара өлкәсе чигендә урнашканга, товарны кулай бәягә - литрын 16 сумнан өйдән үк алып китәләр.
Фәнис тормыш иптәше Гөлсирә белән өч баланы аякка бастыруда да шәхси хуҗалыкның ярдәмен тоюын яшерми.
- Кыз белән малайга югары белем бирдек, аннан улыбыз Равил йорт җиткезә, аңа булышабыз. 10нчы сыйныфта укучы төпчегебез Инзиләне дә олы тормыш юлына чыгарасы бар. Эшләп кенә өлгер.
Балачактан авыл тормышын күреп, хезмәтне татып үскән уллары да авылда яшәүне хуп күргән. Равил аграр университетны тәмамлагач, туган авылындагы хуҗалыкка икътисадчы булып эшкә кайтып урнашкан. Гаиләдә бар да хезмәтне яратып башкарганга күрә, бер дә зар-ланмыйлар. Терлек азыгын да үзләре хәзерли. Моның өчен бөтен техникалары - чапкыч, мотоблок, ташырга арбасы белән атлары бар.
Авыл җирендә җитеш һәм мул яшәүнең серен гаилә әгъзалары беравыздан:
- Азрак йоклап, күбрәк эшләү, - диләр. Шулай бердәм булып эшләгәндә генә аның нәтиҗәсе дә матур була, диләр Фәнис һәм Гөлсирә Фәтхулловлар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Чулпан авылы

2
X