Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Җирле депутат күл ясый

Бу көннәрдә Биккол авылының көнчыгыш ягында трактор гөрелтесе тынмый - машина-трактор паркы янында урнашкан сулыкны тирәнәйтү эшләре бара. Элегрәк су белән тулып торган һәм халык телендә "Бригада күле" дип йөртелгән бу сулык соңгы елларда шактый саегып, җәй уртасына инде кибә дә торган булган.

Шуңа да аны тирәнәйттерү көн кадагындагы мәсьәләгә әверелгән. Аны хәл итәргә исә авыл җирлеге һәм район Советлары депутаты, җирле эшмәкәр Вахит Вилданов үз инициативасы белән алынган.
- Күлне тирәнәйттерү теләгем күптән бар иде инде. Менә быел аны чынга ашыру мөмкинлеге чыкты. Махсус техника яллап, эшне бер атна дигәндә тәмамлап та киләбез, - ди депутат үзе.
Җирлектә Вахит Вилданов кебек уртак эшкә ярдәм итәргә әзер торучылар булуына авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина да сөенә.
- Депутатыбызның әлеге инициативалы адымы бик вакытлы булды. "Бригада күле"нең суы бетү халыкта күп уңайсызлыклар тудыра, аны тирәнәйттерүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә бар иде. Аннан, авыл территориясендә агымсулы елгалар юк һәм шундый кечкенә сулыкларның булуы янгын куркынычсызлыгы ягыннан да мөһим. Авыл халкы, аеруча шул якта яшәүчеләр авылдашыбызга рәхмәт укып туя алмый, - ди ул.
Авылда исә мондый сулыклар берничә һәм аларны тәртиптә тоту нигездә авылдашлары ярдәмендә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев