Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Җирлекләрдә җыеннар тәмамланды

29 гыйнвар - 16 февраль аралыгында районның 26 авыл җирлегендә халык җыеннары узды.

Районда соңгы халык җыеннары Чулпан, Биляр Озеро, Заречный, Әхмәт авыл җирлекләрендә үтте. Җыеннарда район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алмаз Әхмәтшин, район кураторы - ТР экология һәм табигый ресурлар министры Александр Шадриков, ТР транспорт министры урынбасары Айрат Усманов катнаштылар.
Быелгы очрашуларда авыл җирлекләре башлыклары, район җитәкчелеге узган елда башкарылган эшләр буенча хисап тоттылар, 2018 елга планнар белән таныштырдылар.
Җирлекләрдә яшәүчеләрнең яшәү шартларыннан канәгать булулары сизелә. Ник дигәндә, соңгы елларда үзарасалым буенча республикадан дүрт тапкыр арттырылган ярдәм нигезендә шактый эшләр башкарылган. Авыл эчендәге юллар ремонланган, социаль-мөһим объектлар да республика программасы нигезендә төзелеп, төзекләндерелеп тора. Җыеннарда демография мәсьәләсен дә уртага салып сөйләштеләр.
Халык җыеннарда актив катнашты, борчыган сорауларын да бирде. Авыл эчендәге юлларны ремонтлау, су кертү, урам утларын карау, чүп түгү кебек сораулар игътибар үзәгендә иде.
Авыл җирлекләрендә узган очрашуларда оешма-предприятие җитәкчеләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, депутатлар катнашты. Җыеннар юбилярларны, авыл тормышында актив катнашучыларны тәбрикләүләр белән тәмамланды.
Бу көннәрдә район җитәкчелегенең халык белән очрашулары шәһәр микрорайоннарында дәвам итә, алга таба җыеннар хезмәт коллективларында да узачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев