Иртәгә Нурлат районында Советлар Союзы Геройлары һәйкәлләренә һәм каберләренә веноклар куелачак.
Иртәгә, 4 декабрьдә, Иске Чаллы, Каравыл Тавы һәм Тимерлек авылларында Советлар Союзы Геройлары Николай Синдряков, Анатолий Кузнецов һәйкәлләренә һәм Советлар Союзы Герое Николай Козлов һәм Социалистик Хезмәт Герое Николай Захаров каберләренә
веноклар куелачак. Бу чараны район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, "Форпост", хәрби комиссариат, "Яшь
Гвардия" оешмасы һәм РОСТОның район оешмасы үткәрә.