Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Исерек машина йөртүчеләргә көн бетә

Узган атнадан башлап Татарстан ЮХИДИе исерек машина йөртүчеләргә каршы "ау сезоны" ачты.

Бу атна башыннан районның ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре дә машина йөртүчеләрне "тоталь" тикшерә башлады. Мондый тикшерүләргә башка службаларны да тартырга җыеналар. "Акция Дәүләт Думасында руль артында алкоголь кулланучыларга каршы закон беренче укылышта кабул ителгәннән соң игълан ителде. Исерекләргә карата закон бик кырыс булырга охшаган. Шуңа да машина йөртүчеләрне алдан ук кисәтергә җыенабыз. 31 мартка кадәр узачак акция барышында тестлаштыру буенча рейдлар үткәрергә планлаштырабыз", - ди ЮХИДИнең пропаганда инспекторы Ринат Мөгайнетдинов. Статистикадан күренгәнчә, быел исерек көе руль артына утырган 43 кеше тоткарланган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ РФ Дђњлђт Думасы