Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Исерекләргә ау башланды

Район юлларында "Антипьянь" социаль проекты старт алды. Ел башыннан гына да район юлларында эчеп руль артына утырган ике дистәгә якын машина йөртүче тоткарланган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, эчеп руль артына утырырга яратучылар бәйрәм һәм ял көннәре тирәсендә аеруча күп була икән.
- Дөресен генә әйткәндә, гадәти эш көннәрендә дә берәр исерек машина йөртүчене тоткарларга туры килә, - ди ЮХИДИ инспекторы Илназ Җиһаншин.
Ә менә исерекләрне тоткарлау буенча рейд көне итеп ЮХИДИдә шимбәне сайладылар. Кичке 5ләр тирәсендә патруль-пост службасы хезмәткәрләре шәһәребезнең иң "җанлы" участокларыннан булган Совет урамына чыкты. Инспекторлар машина йөртүчеләрнең документларын тикшергән арада, ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафаэль Шаһиев 2013 елдагы юл хәлләре турында сөйләп алды.
- Узган ел исерек машина йөртүчеләр катнашында район юлларында 13 юл-транспорт һәлакәте килеп чыкты, - ди җитәкче статистиканың бер дә тынычланырлык булмавына басым ясап. - Анда бер кеше үлде, 15е төрле тән җәрәхәтләре алды. Ел буена инспекторлар 282 аек булмаган машина йөртүчене административ җаваплылыкка тарттылар. Ә бит штраф суммалары кечкенә түгел: беренче тапкыр эләккәндә 30 мең сум һәм 1,5 елга кадәр машина йөртүче хокукыннан мәхрүм итү. Ә икенче кат тоткарланганда, штраф 50 мең сумга җитә, һәм машина йөртүче хокукыннан 3 елга кадәр "колак кагарга" мөмкин.
ЮХИДИ җитәкчесе хәбәр итүенчә, соңгы вакытта районда руль артына наркотик кулланып утыручылар саны да арта башлаган. Мондыйларга алкотестер ярдәм итми ди, аларны район үзәк хастаханәсенә алып барып тикшерәләр икән.
Мондый һәлакәтләрне профилактикалау максатыннан ЮХИДИ хезмәткәрләренә полициянең участок уполномоченныйлары да ярдәмгә килә. Шимбә көнне рейдны алар бергәләп оештырган иде. Сәгать кичке 7ләр тирәсендә ДПС инспекторлары иминлек каешын каптырмаган шоферны тоткарлады. Сөйләшә башлагач, шоферның махмырдан булуы да ачыкланды.
- Кичтән эчкән идем, инде чыгып беткәндер дип рульгә утырдым, - дип акланды ул. ДПС инспекторы машина йөртүчене алкотестер ярдәмендә тикшергәч, нәтиҗәдә, кандагы алкоголь дәрәҗәсе 0,06 промиллене күрсәтте. Ә бу рөхсәт ителә икән.
Илназ Җиһаншин аңлатмасыннан күренгәнчә, элегрәк бер литр сулышта бер генә промилле алкоголь дә рөхсәт ителмәгән, 2013 елның 1 сентябрендәге яңа №196 - ФЗ закон нигезендә 0,16 промиллега кадәр ярый.
Ике дистә елдан артык машина белән идарә итүче нурлатлы Андрей 2000 елда салган көе руль артына утырып, Казан шәһәреннән килгән ЮХИДИ хезмәткәрләре белән булган вакыйганы үзенә гыйбрәт итеп алган.
- Гомеремдә бер тапкыр эчеп руль артына утырган идем, шунда да эләктем, - ди Андрей. - Ә хәзер шул гыйбрәтле вакыйгадан соң беркайчан да руль артына исерек көе утырмыйм.
Шулай да бу көнне рейд барышында салган көе руль артына утырган машина йөртүчеләр очрамады үзе. Безнең районда иң аварияле көн итеп якшәмбе санала.

Уртача статистик мәгълүматлар буенча, якшәмбе көннәрендә 10 юл-транспорт һәлакәтендә 6 кеше үлгән, 9сы төрле тән җәрәхәтләре алган. Тәүлекнең иң аварияле чоры итеп 18.00дән 24.00гәчә вакыт санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат