Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Исәнме, “Арле – кино”!

Кичә, 12 февральдә, "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы "Арле-кино" клубының беренче утырышы үтте.

"Гармония" үзәгенең директоры Елена Пичушкина әйтүенчә, әлеге клубны оештыру идеясе тикмәгә генә тумаган. "Гармония" үзәге арендага алынган бинада урнашкан һәм тормышта авыр хәлгә юлыккан гражданнар белән социаль-мәдәни чаралар үткәрү өчен буш урын юк диярлек. Ә бит үзәктә 271 ялгыз яшәүче пенсионер һәм инвалидлар, шуларга өстәп 121 бала социаль кайгыртуда исәпләнә.
"Безнең карамактагыларның кайберләре өчен аралашу, үзлегеннән белем алу, психокоррекция, буш вакытны тулыландыру дефициты белән бәйле проблемалар бик кискен тора. Клуб кысаларында белгечләр кинофильмнар карау, алар турында бергәләшеп фикер алышу юлы белән кинотерапия үткәрүне, әңгәмәләр, өлкәннәрнең истәлекләр кичәсе, балигъ булмаган балалар өчен аерым чаралар уздыруны планлаштыралар", - дип уртаклаша үз ниятләре белән Елена Дмитриевна. -"Арле-кино" клубында катнашучыларга совет һәм чит ил кинемотографларының өлкән буыннар язмышына кагылышлы иң яхшы фильмнары тәкъдим ителәчәк. Анда аларның яшьлеге, өлгергәнлек чоры чагылыш табачак. Яраткан комедияләр, балаларга исә уңай эмоцияләр тудыра торган әкиятләр һәм мультфильмнар, төрле даталар уңаеннан фильмнар күрсәтеләчәк. Безнең идеяне киночелтәр директоры Зөлфия Яппарова да хуплап каршы алды. Балалар район мәдәният йортында "ЭПИК" хәйрия фильмын бик теләп карадылар, аннан соң белгечләр алар белән фикер алышу уздырдылар. Яшь тамашачыларның тәэсирләре төрлечә. Балалар зур залда киң экранда күрсәтелгән фильмны өйдә компьютерда караган фильм тәэсире белән чагыштыра алдылар. Мондый аралашу рәвеше бик конструктив санала, чөнки клубка йөрүчеләргә үзәк белгечләренең кайгыртуын, игътибарын тоярга булыша. Ә белгечләр өчен ул - социаль мәдәни реабилитация үткәрүнең бер дигән чарасы".

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X