Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Җитəкчелəр дə катнашачак

Быел ТАССРның 100 еллыгына багышлап предприятие, оешмалар, учреждениелəр һəм авыл җирлеклəре арасында район Спартакиадалары узачак. Нурлатлыларның өлкəн буыны мондый массакүлəм спорт ярышларын яхшы хəтерлəсə дə, яшьрəклəр өчен бу – яңа нəрсə. Ярышлар нинди тəртиптə узачак соң һəм анда кемнəр, спортның нинди төрлəре буенча катнашачак? Бу хакта район башкарма комитетының яшьлəр эшлəре һəм спорт бүлеге җитəкчесе Румия Фəтхетдинова белəн сөйлəштек.

– Спартакиадалар февраль-апрель айларында оешма, предприятиелəр, учреждениелəр арасында спортның 10, авыл җирлеклəре арасында 12 төре буенча узачак. Шəһəр командаларына чаңгы эстафетасы, волейбол, өстəл теннисы, армрестлинг, йөзү, канат тартышу, шахмат, бадминтон, мини-футбол һəм дартс буенча үз осталыкларын күрсəтергə кирəк булса, авылларда яшəүчелəр əле, мəсəлəн, милли көрəштə һəм сыер саву аппараты белəн эш итүдə дə сыналачак. Ярышлар Галимҗан Хөсəенов исемендəге, “Ледок” спорт мəктəплəре, “Буровик” спорт залы, шəһəр Мəдəният сарае, гимназия базаларында, аэропорт территориясендə расланган график буенча узачак. Беренче ярышлар 1 февральгə билгелəнгəн: командалар чаңгы эстафетасында көч сынашачак.

– Ярышларда кемнəр катнаша ала?

– Спартакиадалар 18 яшьтəн өлкəнрəк нурлатлылар өчен үткəрелə. Анда оешма, предприятиелəр һəм авыл җирлеклəреннəн активлык көтеп калабыз. Максатыбыз – спортка мөмкин булганча күбрəк нурлатлыларны җəлеп итү, Спартакиада нəкъ менə халыкның спорт активлыгын арттыруга хезмəт итсен иде. Нигезлəмə буенча, бер кеше ике төрле программада (+канат тартышу) катнаша ала. Волейбол, мини-футболда 8əр кешелек командалар чыгыш ясаса, чаңгы эстафетасы, канат тартышуда 4əр, калганнарында 1-2шəр, кеше көч сынашачак. Теркəлгəндə катнашучылар үзлəре белəн паспортларының оригиналын һəм җитəкче тарафыннан расланган хезмəт кенəгəсе күчермəсен күрсəтергə тиеш булачаклар. Оешма, предприятиелəр җитəкчелəренең үзлəренең дə Спартакиаданың бер төрендə катнашуын шарт итеп куябыз. Бу коллективларның бердəмлек, оешканлыгын арттыруга да хезмəт итəргə тиеш.

– Ярышларга нəтиҗəлəр ничек ясалачак соң?

– Гомумкоманда урыннары билгелəнəчəк. Җиңүчелəр һəм призерларны дипломнар һəм кыйммəтле бүлəклəр көтə. Ə җиңүче командалар Кубокка да ия булачак. Командаларның активлыгы ел азагында оешма, предприятиелəр, авыл җирлеклəренең спорт рейтингын төзегəндə дə искə алыначак. Əлбəттə, Спартакиада безнең өчен əле беренче тəҗрибə булачак. Əмма уртак тырышлык һəм аңлашу булганда без аны популяр һəм традицион итə алырбыз дип уйлыйм. – Əңгəмəгез өчен рəхмəт. Башлангыч уңышлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев