Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Иҗтимагый хәрәкәт мәдәният елы турында кайгырта

Бүген, 15 гыйнварда "Татарстан - Яңа гасыр" - "Татарстан - Новый век" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлеге советының киңәйтелгән утырышында районда Татарстанда игълан ителгән Мәдәният елын нәтиҗәле үткәрү юллары каралды.

Утырышны алып баручы совет рәисе Дамир Ишкинеев сөйләшүгә эчтәлекле, эшлекле төс бирә алды. Район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Әлфия Галәветдинова чыгышында районда мәдәният учреждениеләренең матди һәм кадрлар белән тәэмин ителеш торышы яктыртылды, Мәдәният елына планлаштырылган чаралар бәян ителде. Бүген 59 мәдәният учреҗдениесен берләштергән тармак елны колачлы чаралар белән истә калырлык итеп үткәрергә ниятли. "Театр һәм бию йолдызлыгы" иҗат фестивале, "Нурлат-уртак йортыбыз" халыклар дуслыгы фестивале, "Салават күпере" шәһәр чәчәкләр конкурсы, "Яшь тавышлар" проекты кебек күләмле чаралар белән бергә республика, төбәк дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә көч сынау күздә тотыла. Әмма алып баручы игътибарыннан проблемалар да читтә калмады: Мәдәният учреждениеләрендә әзерлекле кадрлар булдыру, матди базаны ныгыту, ремонт үткәрү турында җитди уйланасы бар. Бүгеннән 15 мәдәният учреждениесе җитди капиталь ремонтка мохтаҗ икән.
Хәер, бу көнне үз планнары белән бүлешкән һәр учреждение - Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре төбәк музее, үзәкләштерелгән җирлекара китапханә, район мәгариф бүлеге вәкилләре чыгышларыннан өлгергән проблемалар сөзеп алынды. Стационар кинотеатр булмау, урыннарга чыгып музей һәм китапханә күргәзмәләре оештыру,Татарстанның мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән объектларның сакланышы, мәктәп музейларын таләпләр нигезендә җиһазлау, ниһаять, балалар китапханәсен ремонтлауны төгәлләү һәм Нурлат шәһәре буенча туристлык маршруты һәм буклет эшләү кебек мәсьәләләр катнашучыларда да җанлылык тудырдылар. Соңыннан районда Мәдәният елын лаеклы үткәрү буенча бердәм норматив акт кирәклеге дә искәртелде. Тема көтелгәннән дә актуальрәк булып чыкты, һәм иҗтимагый хәрәкәтнең җирле советы рәисе тиешле карар кабул иткәннән соң бу мәсьәләгә һәркемнән җитди караш кирәклеген тагы бер кат искәртте.
Утырыш эшендә район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова катнашты.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X