Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Изге эшкә кушылыгыз

Узган якшәмбе көнне Казанның Спорт сараенда республикада яман шеш авыруларына дучар ителгән балалар өчен беренче хоспис төзүгә ярдәм итү йөзеннән оештырылган хәйрия концертында, әйткәнебезчә, Нурлат районыннан да 40 кеше катнашты.

Бу көнне чаараны оештыручылар әлеге төзелеш инициаторы булган "Анжела" хәйрия фонды җитәкчелегенә концерттан кергьн 1 миллион сумга якын средствоны тапшырдылар. Әмма игелек кылырга теләүчеләр өчен хәйрия гамәлен кылырга әле дә соң түгел. Бу көнне дә залда утыручылар әлеге фондка ярдәм йөзеннән СМС-хәбәрләр юлладылар. Бу акциягә сез дә кушыла аласыз, хөрмәтле укучылар. "Анжела" дип һәм буш ара калдырып, теләгән сумманы язып, СМС-хәбәрне 7715 номерына юлласагыз, сез балалар хакына изге эшкә үз өлешегезне керткән буласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат