Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Кадерле якташлар, хөрмəтле ветераннар!

Октябрьнең беренче көнендə күркəм традиция буенча без янə фидакарь хезмəтлəре, батырлыклары һəм сабырлыклары бүгенге имин тормышыбызга нигез биргəн буынга ихлас рəхмəт сүзлəре белəн мөрəҗəгать итəбез. Безнең бүгенге яшəешебез, горурлыгыбыз булган бар нəрсəне безнең əти- əнилəребез, остазларыбыз булдырган, яклаган һəм саклаган бит.

Районыбызда бүгенге көндə 16959 пенсионер яши, шуларның 26сы – Бөек Ватан сугышы катнашучысы һəм инвалиды, 575е – тыл хезмəтчəне. Җирле муниципаль хакимият органнары алар алдында җаваплылык тоеп, өлкəн буын кешелəрен социаль яклауны өстенлекле бурычларның берсе итеп куя.
Шəһəрдə һəм районда максатчан программалар уңышлы тормышка ашырыла, адреслы ярдəм күрсəтелə, кулай мохит формалаштырыла. Картлар һəм инвалидлар интернат-йортында бүгенге көндə үз тораклары булмаган 120 пенсионер һəм инвалид өчен искиткеч уңайлыклар тудырылган. 346 ялгыз өлкəн кешегə өйлəренə барып хезмəт күрсəтелə. Озын гомерлелəрне 90, 95 һəм 100 яшьлек юбилейлары белəн өйлəренə барып котлау да күркəм традициягə əверелде.
Районда ветераннар оешмалары уңышлы эшчəнлек алып бара. Чөнки олы яшьтə булуларына карамастан, безнең ве-тераннар иҗтимагый, спорт һəм мəдəни тормышта актив катнашалар, сəясəт, яңалыклар, икътисадый үзгəрешлəр белəн кызыксыналар.  Без алардан оптимизм, көр кəеф һəм якты идеалларга ышанычны кабул итеп алабыз.
Хөрмəтле пенсионерлар, сугыш һəм хезмəт ветераннары!
Тормышыгызның сез аяк баскан көзге чоры һəрчак якты һəм ягымлы булсын. Озак һəм бəхетле яшəгез, сəламəт һəм көр күңелле булыгыз, балаларыгыз һəм оныкларыгызның уңышларына шатланыгыз.
Алмаз Əхмəтшин, Нурлат муниципаль районы һəм шəһəре башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: поздравление главы день пожилых людей