Кадетлар сертификатлы булдылар
Гимназиядә белем алучы 8 кадет парашюттан сикерү буенча 3нче разрядка ия булдылар. Ватан сакчылары көне алдыннан Минзәлә аэроклубында узган ярышларда Нурлаттан да 10 кеше катнашты.
- "Десантчы" клубында үзебез кадетлардан тыш, Чистайдан килгән тагын бер укучы шөгыльләнә, әле, - ди клуб җитәкчесе Радик Гыйниятуллин. - Бер бала беренче тапкыр парашюттан сикерде. Уңышлар күз алдында: кадетларыбызга парашютчы сертификатлары белән беррәттән Мактау грамоталарына да ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев