Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда “Сугыш хатын-кызлар өчен түгел” проекты кысаларында чара узды.

Әлеге социаль-гуманитар проект Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының парламент берләшмәсе инициативасы белән узган елның февралендә старт алган иде.

 Бу вакыт эчендә районыбызның сугышта катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызлары турында мәгълүмат җыю буенча зур эш башкарылган. Проектның беренче этабының нәтиҗәсе буларак “Сугыш хатын-кызлар өчен түгел” дигән китап басылып чыккан.

«Анда фронтта һәм тылдагы хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан Татарстан хатын-кызларының язмышлары бәян ителгән. Китапка Нурлаттан биш хатын-кызның да биографияләре кертелде. Кызганычка каршы, басма дөнья күргән вакытка аларның икесе генә исән», – дип сөйләде музей директоры Флюра Морзаханова.

Чарада Флюра Җамаловна һәм хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт” район берләшмәсе җитәкчесе Рамилә Әхмәтшина әлеге хатын-кызларның туганнарына истәлекле китапларны бүләк иттеләр. Аларның берсе нурлатлы Ранур Касыймова иде.

«Әнием Курмаева Нәфисә Усман кызы фронтка 1942 елда чакырылган. Ул шул куркыныч вакыйгалар, бөтен халык кичергән кайгы турында еш сөйли иде. Бүген әлеге китапны алу – бик дулкынландыргыч вакыйга, чөнки әнием бу якты дөньяда юк инде. Хәзер аның турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә генә түгел, китап битләрендә дә яшәячәк», – диде ул.

Очрашу барышында Флюра Морзаханова нурлатлыларның Җиңүгә керткән өлешләре турында сөйләде. Чарада катнашкан 2нче мәктәп укучылары аны тын да алмыйча тыңладылар.

«Бик матур очрашу булды. Гомерләрен куркыныч астына куеп, безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән кешеләрне без онытырга тиеш түгел. Алар сугыш чоры һәм аннан соңгы авыр елларны күргән. Безнең бурыч – дөньядан киткән кешеләрне хәтердә саклау һәм янәшәбездә булганнарны кайгырту», – дип үз фикерен белдерде 2нче мәктәп укучысы Эльвина Кашапова.

 “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен” медале белән районыбызның 14 меңләп кешесе бүләкләнгән, аларның күпчелеге – хатын-кызлар. Ә “Сугыш хатын-кызлар өчен түгел” проекты сугышта катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатынкызлар турындагы хәтернең мәңге яшәячәген күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев