Каракларны почта бүлекчәләре кызыксындыра башлаган
15 февраль, шимбә көнне 9.40 сәгатьтә Каравыл Тавы элемтә бүлекчәсенә билгесез ир-ат килеп керә һәм бүлекчә мөдиренә пистолетка охшаш әйбер белән янап, кассадан 14 840 сум акча урлап кача.
Хәзер Россия МВДсының Нурлат районы бүлеге хезмәткәрләре почта элемтәсе хезмәткәренә һөҗ үм итүчене эзли. Оператив-мөһим мәгълүмат белүчеләр 2-11-25, 2-40-60, 2-46-42 телефоннарына хәбәр итеп, җинаятьне ачуда булыша алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев