Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Каравыл Тавыннан Надежда Борисова славян курчаклары ясый

Каравыл Тавыннан Надежда Борисова тукымалар һәм җепләрдән берберләренә һич тә охшамаган славян курчаклары ясый.

 Бүгенге көндә кибетләрдә курчаклар тулып ята. Телисең икән җырлый, телисең икән елый торганнарын, кәттә итеп киенгәнясанганнарын да – кыскасы, җаның теләгәнен сайлап алырга була. Каравыл Тавында исә кибет курчакларына кызыкмыйча, борынгы традицияләрне торгызырга карар иткәннәр. Һәм бу курчаклар халык арасында зур кызыксыну уята икән. – Славян курчаклары ясау белән моннан 4 ел элек күпфункцияле үзәгебез директоры тәкъдиме белән шөгыльләнә башладым. Һәм бүгенге көнгә кадәр алардан аерыла алганым юк әле. Үзем өчен аларның яңадан-яңа төрләрен ача барам, барысын да ясап карыйсы, башкалар белән бүлешәсе килә, – ди Надежда Борисова. Н а д е ж д а В а с и л ь е в н а күп фyнкцияле үзәктә режиссер булып эшли, аңа кадәр исә җирле мәктәптә технология дәресләре укыткан булган. Мәдәният учагында да үз һөнәрен дәвам иттерә дияргә була, авыл балаларын түгәрәккә җыеп, аларны төрле курчаклар ясарга өйрәтә, тарихларын сөйләп кызыксындыра. Элегрәк славян гаиләләрендә курчакларны әнә шулай кул астындагы материаллардан – баштарак чыбыклардан, яфраклардан, соңрак тукыма кисәкләре, җепләрдән ясый башлаганнар бит. – Славян курчаклары өч төрле була: саклагыч, йолалар белән бәйле һәм уен курчаклары. Без балалар белән күбрәк уен курчаклары ясыйбыз. Балалар бик кызыксынып шөгыльләнәләр. Хәтта ир балалар да теләп йөри, икенче юлы малай курчак ясыйм дип китте әле күптән түгел берсе, – ди Надежда Борисова.

Ә менә саклагыч курчаклар гаиләне, йортны саклый дип санала һәм аларны ясауның үз кагыйдәләре бар икән. Мәсәлән, очлы предметлардан инә, кайчы кулланмыйча, матур ниятләр, теләкләр белән генә ясарга кирәк. Беренче итеп ясалганын исә һичшиксез үзеңдә калдырырга киңәш итәләр. Аларның төрләре күп. Мәсәлән, үлән тутырылган курчак. Курчаклар эченә хуш исле үләннәр тутыра Надежда. Ул, әлбәттә инде, аш бүлмәсендә саклана. Кыңгырау-курчак яхшы хәбәрләр китерүче булып санала, аны ишек катына элеп куярга кирәк икән. Кыңгырау курчакны өч кат итәкле итеп ясый оста. Ә менә юл курчагын кешеләргә юлга чыкканда бүләк итәр өчен, теләк курчагын ниндидер бер теләк теләп ясыйлар. Йола курчаклары арасыннан исә балалар белән бергәләшеп Пасха күгәрченнәрен яратып ясыйлар.

Күптән түгел Раштуа бәйрәмнәре алдыннан исә кәҗә-курчак та ясарга өйрәнгәннәр. Надежда Борисованың к о л л е к ц и я с е н д ә курчакларның төрләре шулкадәр күп һәм алар һич кенә дә бер-берләренә охшамаганнар, барысының да үз җаны, үз холкы бардыр сыман. Курчакларны ясау өчен төсле ситсы тукымалар, җепләр, тасмалардан файдалана, эчләренә тутыру өчен синтепон куллана. Барысы да гап-гади, табигый материаллардан эшләнә, шуңа да алар балаларның сәламәтлегенә зыян салыр дип тә куркасы юк. Надежда Васильевнаның шөгыльләре күп. Ул сәйлән, газеталардан үрү белән дә мавыккан, бәйләгән, чиккән дә... Әмма курчаклар аның күңеленә аеруча якын. Чөнки бу шөгыль үзеңә дә күңел рәхәтлеге бирә, башкаларга да бары игелекле хисләр генә бүләк итә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев