Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Каршы алыгыз, ГТО кайта!

Россия Президенты Владимир Путин бу атнада ГТО физкультура комплексын яңадан гамәлгә кертү турындагы Указ чыгарды. Нурлатлылар ГТО нормаларын кире кайтару хәбәрен ничек кабул итәләр, бу программадан ниләр көтәргә була - бүгенге сораштыруыбыз шул хакта.

Фәнил Гайнуллин, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры:
- Күптән кирәк иде. Заманында ГТО нормаларын үзебез дә тапшырдык, имтихан шикелле үк ныклап әзерләнә идек. Дөрес, безнең спорт мәктәбендә тестлаштыру һәр елны уздырыла, һәм ул нәкъ ГТО сыман инде. Әлеге тестлаштыру нәтиҗәләре бенча спортчы-укучының да, укытучы-тренерның да эш нәтиҗәсенә бәя бирергә була. Иң мөһиме, ГТО кертелү яшь буынның сәламәтлегенә уңай йогынты ясар дип ышанам.
Хәлим Сафиуллин, Фома мәктәбе директоры:
- Бүгенге заманда бик кирәкле карар. Чөнки ниндидер мәҗбүри норматив кертү укучыларда спортка карашны да, аларның җаваплылыгын да арттырырга тиеш. Сер түгел, бүген физкультурага йөргәнче медицина белешмәләре алып, бу дәресләрдән азат булуны хуп күрүче укучылар да җитәрлек. ГТО кертелсә, андыйлар кимер иде димен. Заманында бу нормаларны үзебез дә тапшырдык. Физкультура укытучыбыз Исламгәрәй Габбасович таләпчән кеше иде, кыскасы, ул чорда беребез дә ГТО тапшырмыйча калмады.
Алена Булатова. Егоркино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:
- Бик кызыклы яңалык бу. Яшьләрдә максатчанлык, җаваплылык кебек сыйфатларны ныгытыр иде ул. Безнең заманда ГТО нормалары тапшыру кызыклы уза иде. Хәер, ул чорда физкультура дәресләре дә күбрәк укытылды бит. Мәрхүм абыем Алексей да спортка мөкиббән иде, ул спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсенә кадәр җитте. ГТОдан соң, пионер, комсомол оешмаларын да кире кайтармаслармы икән? Югыйсә, күпчелек яшьләрнең кыйбласы юк, һәм моның өчен безгә нәкъ әнә шундый көчле идеологик мак-сатлары булган оешмалар җитми, минемчә.
Айдар Әндаров, гимназия укучысы, районның танылган яшь чаңгычысы:
- ГТО турында әти-әни, өлкәннәрдән ишетеп кенә беләм. Әмма моның ни икәнлеген бик яхшы аңлыйм, телевизордан да ишеттем, Интернеттан да кызыксындым. Минемчә, ГТО нормалары тапшыру безнең, ягъни яшьләр өчен яхшы стимул булачак. Спорт белән шөгыльләнүче буларак, бу нормаларның файдалылыгын үземчә күрәм: берничә спорт төреннән норматив тапшыру универсаль спортчы булу дигән сүз бит инде ул. ГТОга җитди карап, аны әйбәт тапшыручылар моның файдасын армия хезмәтен узганда да тоярлар дип уйлыйм. Үземә килгәндә, бүген үк ГТО тапшырырга әзермен.
Бөтенроссия физкультура-сәламәтләндерү комплексының нигезләмәсе быелның 15 июненә кадәр расланырга тиеш. Ә ГТО комплексы быелның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк. Аның нәтиҗәләре вузларга кабул иткәндә дә исәпкә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат ГТО