Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Картлар йортында Яңа ел

Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче өлкәннәр Яңа ел бәйрәменә ел дәвамында әзерләнгәннәр.

Бинаның Яңа елга бизәлеше, мул табыннар да шул хакта сөйли иде. Өлкәннәрне Яңа ел белән район башлыгы Наил Шарапов исеменнән котларга килгән хакимиятнең аппарат җитәкчесе В.Токарев, ТР Дәүләт Советы депутаты И.Салихов исеменнән аның ярдәмчесе И.Галиев та биредәге җылы атмосфераны билгеләп үттеләр. Район җитәкчелеге һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, "Нурлатнефть" НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов биредә яшәүче өлкәннәргә һәрдаим ярдәм итеп торалар. Бу көнне дә бүләкләр белән килгән иделәр. Гомумән, бәйрәм көннәрендә Картлар һәм өлкәннәр йортында яшәүчеләргә "Тиенкәй" балалар бакчасы нәниләре, коррекцияләүче интернат-мәктәп укучылары һәм "Ветеран" хоры да үз бүләкләрен - концерт программаларын ирештерделәр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наил Шарапов ТР Дђњлђт Советы "Нурлатнефть" НГДУсы