Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Кайбер авылларга ташу килде

Быелгы язгы ташу ике этапта уза. Шөкер, районда гадәттән тыш ситуация юк әлегә.

- Боз китүгә алдагы көннәрдә яуган яңгырлар да булышты. Көннәр җылына башлагач, икенче этап башланды. Бу көннәрдә инде елга-күлләрдә су биеклеге кими. Торак пунктларга су басу куркынычы янамый. Быел ташу әлләни куркыныч тудырмаса да, Якушкино, Мамык авыллары өчен борчылырга туры килде. Авыл җирлекләре башлыкларының алдан әзерлекле булуы бу проблемаларны җиңеп чыгарга ярдәм итте, - ди 125нче янгын часте начальнигы Илһам Курамшин..
Ә менә Кизләү авылында яшәүче Нәҗип Курамшин, Анатолий Мердяков, Зәйнәп Гайнуллиналар ташуны берничә көн эчендә ике тапкыр үз җилкәләрендә кичергәннәр. "Авылдагы күпер тәбәнәк булу аркасында бозлар тыгылгач, су китә алмый. Шуңа да бөтен зыянны без, якын-тирә йортларда яшәүчеләр күрәбез. Мунчаның өч бүрәнәсенә кадәр җитте быел су. Идән астындагы су күтәрелеп газ мичен сүндерде. Тавыклар суда батып үлде. Үзебез 7 сәгать өйгә керә алмадык. Авыл җирлеге Советына шалтыраткач, Фәридә Вафина техника белән ярдәм итте, авылдашлар да булышты", - ди Флера апа Курамшина бәладан коткаручыларга рәхмәтләрен җиткереп.
Киекле авыл җирлеге башлыгы Фәридә Вафина да быелгы ташуның үзгәрәк булуын ассызыклый. "Яңгырлар күп яуганлыктан, бездә быел ташу иртәрәк - 20 мартта ук башланды. 21 мартта Үрнәк авылы күпере су астында калды. Кичә Чирмешән елгасында су биеклеге 3 метр 50 сантиметр иде. Көненә ике тапкыр суның дәрәҗәсен билгеләп торабыз. Нигездә яшьләр әйләнеч юлдан йөри. Ә менә өлкәнрәк яшьтәгеләргә күпер булмау шактый проблемалар тудыра. Кибет юк, табиб чакыртырга кирәк, почтасын, пенсиясен таратасы", - ди җирлек башлыгы Үрнәктәге кайбер проблемаларга тукталып...
125 нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, ташу чорында халыкка ярдәм күрсәтү буенча төркемнәр оештырылган. Тиешле кешеләр һәм техника тәүлек әйләнәсе тулы әзерлектә кизү тора. Ә менә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исә су басу янаган йортларны иминиятләштерегә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Њрнђк чишмђсе 125нче янгын часте Киекле авыл ќирлеге Кизлђњ авылы