Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Каз өмәсе үтте

Сишәмбе көнне Кәкре Атау авылында яшәүче Рәшит һәм Фәүзия Кәлимуллиннар өендә каз өмәсе үтте.

Хуҗалар ел саен кош-кортны күп итеп асрыйлар. Быел да 60ар баз каз һәм үрдәк үстергәннәр. Каз өмәсенә исә бөтен туганнары җыелды. Мисал өчен, казларны суеп тору Фәүзия Кәлимуллинаның бертуган абыйсы Әсхәт абыйга йөкләнде.

Реклама

Ә каз өмәсенә хуҗалар чуваш милләтеннән булган дусларын да чакырган. Хатын-кызлар татар, рус, чуваш телләрендә җырлар белән каз йолкыдылар, шунда ук хуҗабикә каз каурыеннан бәлеш, коймак майлау өчен май канаты ясау буенча мастер-класс та күрсәтте. Ә эшләрне тәмамлагач, өмәгә җыелучылар каз эч-башыннан пешерелгән бәлеш белән сыйланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X