24-26 августта Мәскәүгә барачак Татарстан Республикасы ветераннары делегациясендә безнең районнан да 8 кеше бар.
Нурлаттан ике сугыш, ике хезмәт ветераны, яшьләр - мәктәп укучылары һәм студентлардан торган делегация программа нигезендә Казанда митингта, Мәскәүдә "Поклонная гора"да булып, стеллага чәчәкләр кую һәм башкалада Кызыл мәйданда, Александров бакчасында, Мавзолейда һәм башка истәлекле урыннарда булачак.