Реклама
Узган шимбә көнне Казанда Агросәнәгать паркында узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә нурлатлылар 41 ноктада сату иткәннәр.
Сәүдә рәтләренең бәйрәмчә бизәлеше, бай ассортимент ярминкәне карап үткән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның да игътибарын җәлеп иткән.
-Беренче генә ярминкә булса да, нурлатлылар гадәттәгечә бик тырышып әзерләнеп килгәннәр,-дип башкаларга үрнәк итеп куйган министр безнекеләрне.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз