Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Казанда чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр

Тиздән район хатын-кызлары үзәк хастаханәдә рентген-лаборант булып эшләүче Земфира Яруллинадан чәкчәк пешерү серләренә өйрәнергә килә башламагайлары.

Эш шунда: " Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары җәмгыяте һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты оештыра торган Чәкчәк бәйрәмендә безнең районнан нәкъ менә Земфира катнашачак. Ә 16-18 апрельдә үтәчәк әлеге бәйрәмдә чәкчәк пешерү буенча мастер-класс та бирәчәкләр. Бәйрәмгә исә Земфира Яруллинаны юллаулары тикмәгә түгел: "Ак калфак"ның иң актив әгъзаларыннан булган ханымның куллар аш-суга ятып тора, өч кыз әнисе буларак, үз кызларын да татар милли гореф-гадәтләренә өйрәтеп үстерә.

- Казаннан кайткач, ул үз өйрәнгәннәрен хатын-кызларыбызга да бик теләп җиткерергә әзер,- ди "Ак калфак"ның җирле оешмасы рәисе Фәүзия Мөхәммәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат