Казанда 2013 елгы Универсиаданы рәсми ачу тантанасы һәм футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатын уздыру билгеләнгән 45 мең урынлык стадионга исем уйлап табу конкурсы игълан ителде.
Конкурс ике этапта узачак:
- беренче этап - 2013 елның 18 гыйнвареннан 24 гыйнварена кадәр, аның кысаларында теләге булган һәркем стадион исеме буенча үз вариантын электрон почта буенча pr@tatar-inform.ru адресына "конкурска" тамгачы белән җибәрә ала.
- Икенче этап 2013 елның 25 гыйнвареннан 31 гыйнварена кадәр уздырыла һәм анда беренче тур нәтиҗәләре буенча "Татар-информ" МА сайтында ачык тавыш бирү каралган, монда һтркем тәкъдим ителгән вариантларның берсе өчен тавыш бирә алачак.
Конкурс нәтиҗәләре конкурс бетүгә үк матбугат һәм массакүләм коммуникцияләр буенча Республика агентлыгы һәм "Татар-информ" МА сайтларында биреләчәк, җиңүчегә кыйммәтле бүләк тапшырылачак.
Конкурсны матбугат һәм массакүләм коммуникцияләр буенча "Татмедиа" республика агентлыгы һәм "Татар-информ" МА үткәрә.
Нет комментариев