Казанда узачак “Милләтләр кроссы”нда катнашуга нурлатлылар да электрон заявка бирә ала
Быел Казанда "Милләтләр кроссы" 22 сентябрьдә яңа "Казан-Арена" стадионында узачак. Россиянең Спорт министрлыгы исә беренче тапкыр электрон рәвештә заявка бирү ысулын сынап караячак.
Шул рәвешле, Нурлат спортчыларының да Казанда үтәчәк кросста катнашу мөмкинлеге булачак. Моның өчен russiasport.ru сайтында теркәлергә, аннан "Милләтләр кроссы" һәм "Милләтләр кроссы 2013 Казан"ның http:// russiasport.ru/cross20135, http://russiasport.ru/user/841887 төркемнәренә кушылырга кирәк. Аннан шәхси профиль тутырырга (фото куярга, туган елны язарга). Шул рәвешле теләге белган һәркем кросста катнашуга электрон рәвештә он-лайн заявка калдыра ала. Теркәлүгә бәйле сораулар килеп чыкса, 8-906-327-29-10, 8-987-407-81-93 телефоннарына шалтыратырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев