Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Казанлылар ярминкәне ярата

5 октябрьдә нурлатлылар Казанда чираттагы ярминкәдә булып кайттылар.

Бу көнне безнекеләр Агросәнәгать паркында 45 ноктада сәүдә иттеләр. Ярминкәдә 26 авыл җирлеге шәхси ярдәмче хуҗалык товарлары тәкъдим итте, 8 эшмәкәр алып барган ит, балык, алма, яшелчә, кондитер әйберләре дә тиз сатылды. Ә авыл хуҗалыгы предприятиеләре нигездә бөртек алып бардылар, "АгроРазвитие" хуҗалыгының печәне, "Сөләйманов Ә.И." хуҗалыгының бәрәңгесе дә кирәкле товар булып чыкты. "Нурлат шикәре" шикәр заводы казанлыларга 10 тонна шикәр комы сатты, "Нурлат молоко" сөтен һәм "Нурлат сөте" сөт продуктларын шулай ук тиз алып бетерделәр. Нурлат үзешчәннәре әзерләгән концерт ярминкәгә бәйрәм төсмере өстәде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X