Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Кечкенәдән өйрәтү кирәк

Балаларга янгын хәвефсезлеге турында кечкенәдән ук төшендерү бик мөһим. Моңа безнең балалар бакчасындагы тәрбиячеләр тарафыннан да зур игътибар бирелә.

Әлбәттә, янгын куркынычсызлыгы турында һәр ата-ана баласына сөйләп, аңлатып тора. Шул ук вакытта балалар бакчасында да әлеге темага ел дәвамында игътибар зур. Балаларга шырпы белән уйнауның нәрсә белән янавы, бигрәк тә янгын чыга калса нишләргә кирәклеге турында аңлатабыз. Боларны без нәниләргә аларга таныш телдә, уен формасында төшендерергә тырышабыз. Янгын куркынычсызлыгына багышланган әңгәмәләр оештырабыз, төрле әкиятләр, хикәяләр укыйбыз. Үзләре дә катнашкан кечкенә спектакльләр, сәхнәләштерелгән күренешләр аларның күңеленә аеруча кереп кала. Алардан соң күренешне тикшерәбез, хәвефсезлеккә бәйле ситуацияләрне анализлыйбыз.
Күптән түгел без бакчабызның зурлар төркеменә йөрүче балалар белән 73нче янгын частена экскурсиягә бардык. Анда эшләүче янгын сүндерүчеләр балаларга янгын куркынычсызлыгы, үзләренең һөнәрләре турында сөйләделәр, янгын сүндерү техникасы белән таныштырдылар. Сабыйларга мондый очрашу бик ошады, алар аннан үзләре өчен бик күп белемнәр алып кайттылар.
Гөлфия Сираҗева, Рәзилә Вәлитова, “Шатлык” балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев