Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Күңелле бәйрәм булып үтте

Якшәмбе көнне район башкарма комитеты “Шифа” сәүдә үзәге белән берлектә Яшьләр көне кысаларында зур бәйрәм чарасы үткәрде.

Чара “Шифа” кубогына “Нурлат-2018” шахмат турнирыннан башланып китте. Районыбызда икенче тапкыр уздырыла торган әлеге турнирда республикабызның Саба, Аксубай, Актаныш районнарыннан, Казан, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләреннән, Самара өлкәсеннән 90лап шахмат сөюче катнашты. Нурлат командасын Җәмилә Мингалиева җитәкчелегендәге балалар шахмат түгәрәге һәм Олег Павлов башлангычында шәһәребезнең шахмат-шашка клубы әгъзалары тәкъдим итте.

Бәйрәм программасы бик бай иде. Нурлатлылар көн дәвамында Тольятти рәссамы Олег Майоровның сәнгати-график эшләреннән торган күргәзмәсе белән таныша, һинд биюләре, артистларның дәртле чыгышлары белән хозурлана, төрле спорт ярышларында көчләрен сынап карый алды, балалар өчен кызыклы уеннар оештырылган иде. “Форпост” үзәге һәм “Бердәм Россиянең Яшь Гвардия” оешмасы активистлары да билгеләп үтелде. Аларга Нурлат районында яшьләр сәясәтен тормышка ашырулары, актив гражданлык позицияләре өчен район башкарма комитетыннан Рәхмәт хатлары, иганәчеләрдән сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев