Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Кеше хокуклары буенча уполномоченныйның ярдәмчесе Татарстан солдатларын Хабаровск хәрби гарнизонына озатачак

Кеше хокуклары буенча уполномоченныйның ярдәмчесе Идрис Кәримов 27 ноябрь - 4 декабрьдә Хабаровск хәрби гарнизонында хезмәт командировкасында булачак.

Омбудсмен ТР Хөкүмәте исеменнән биредә ике коры җир гаскәрләре частенда хезмәт итүче солдатларның яшәү һәм хезмәт шартларын караячак, аларның хокуклары үтәлешен тикшерәчәк. Әйтүләренчә, биредә Татарстаннан 130 егет хезмәт итә икән, аларның саны тагы да артачак: Идрис Кәримов берочтан биредә хезмәт итәсе 26 яшь солдатны да озата барачак.
Республика җитәкчелегенең хәрби хезмәттәге үз егетләренең язмышы турында кызыксынып торуы традициягә керде инде. Идрис Кәримовның да бу - икенче шундый командировкасы. Узган ел ул Екатеринбург янындагы Елань хәрби гарнизонында солдатлар белән очрашып, аларның хезмәт шартлары белән танышып кайткан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат