Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Кешеләрне бәхетле итү өчен

Учреждение пандемия чорына карантин режимына күчте.

Б и р е д ә я ш ә ү ч е к е ш е л ә р н е ң яшьләрен, сәламәтлек мөмкинлекләрен исәпкә алсак, бу җиңел аңлатыла. Әмма коронавирус белән бәйле хәлләр әлеге зур һәм игелекле йорттагы имин микроклиматка йогынты ясамаган. – Безнең бөтен персонал биредә яшәүчеләрнең сәламәтлеген саклау һәм гомерләрен озайту өчен бөтен күңелләрен биреп эшли, – ди өлкәннәр һәм инвалидлар интернатйортының өлкән шәфкать туташы Татьяна Зацепина. – Безнең хезмәткәрләр игелекле, кайгыртучан һәм, иң мөһиме, җаваплылар. Алар биредә яшәүчеләргә бик игътибарлы һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзерләр, һәр авыру күңеленә ачкыч яраталар, кәефләрен күтәрә, юата алалар. Бер сүз белән әйткәндә, без йортыбызда өлкәннәргә уңайлы булсын өчен, көчебездән килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Татьяна Леонидовнаның үзе турында да шулай дип әйтергә мөмкин. Ул биредә 18 ел эшли инде һәм коллегаларының, өлкәннәрнең ихтирамын казанган. Аңа бик күп вазыйфалар йөкләнгән. Бу, иң беренче чиратта, санитар-эпидемиологик, дәвалау-саклау режимнарын, эчке тәртип кагыйдәләрен катгый үтәүне тәэмин итү. Учреждение директоры Евгений Савинов Татьяна Зацепинаның эшлекле сыйфатлары арасында аның яңа технологияләр үзләштерүгә, һөнәри белемнәрен арттыруга омтылышын аеруча билгеләп үтә. – Бу еллар эчендә мин коллективка, үз һөнәремә ияләштем һәм тормышымны аннан башка күз алдына да китермим. Үз эшемне яратам һәм шундый һөнәр сайлавыма бер дә үкенмим, – дип уңышлы эшчәнлеге серен ача Татьяна Леонидовна. – Мин кешеләр бәхетле һәм канәгать булсын өчен зур тырышлык куям. Үз һөнәремне яратам, ул минем холкыма тулысынча җавап бирә. Бу – үзем сайлаган юл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев