Хаҗ кылырга җыенучыларга һәм Якын Көнчыгыш илләренә сәяхәт кылырга ниятләүче затларга мәгълүмат
Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (Татарстан) хәбәр итүе буенча Согуд Гарәбстаны Патшалыгына хаҗ кылу өчен Россия хаҗиларының юлга чыгуы 2022 елның июнь ае ахырыннан башлана.
Күп кеше җыелган урында инфекцион авыруларны йоктыру мөмкин.
Хаҗга баручы хаҗилар виза алу өчен төп шарт булып менингококк инфекциясенә каршы дүрт компонентлы вакцина белән прививка ясау турында гамәлдә булган сертификат булу тора, прививканы китер алдыннан 10 көн элек ясатырга кирәк һәм аның срогы кайтыр алдыннан 3 елдан артмаска тиеш.
Хаҗга баручылар яңа коронавирус (COVID-19) авыруына каршы прививканы Согуд Гарәбстанында танылган һәм илнең Саләмәтлек саклау министрлыгы раслаган вакциналар кулланып ясатырга тиешләр: Sputnik-V, Pfizer-BioNTech, Oxford-Astrazeneca, Moderna, Sinovac, Janssen, Sinopharm, Covaxin.
Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы мәгълүмате буенча, Согуд Гарәбстаны чиген үтүчеләрнең кулларында яңа коронавирус авыруының юклыгы турында белешмә (тест нәтиҗәсе) булуы мәҗбүри. Белешмә соңгы 48 сәгать эчендә бирелгән булырга тиеш.
Шулай ук, һәрбер хаҗга баручы кеше медицина иминияте кагәзе (страховка) ясатырга тиеш, анда яңа коронавирус авыруы йоккан очракта дәвалау чыгымнарын каплауны да күрсәтү мәҗбүри.
Хаҗ кылган вакытта ачык урыннарда һәм биналарда авырудан саклану чарасы буларак битлек (маска) кию дә шулай ук сорала.
Һәрбер хаҗига хаҗга барыр алдыннан сезонлы грипптан прививка ясатырга киңәш ителә, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә, тын юллары, бавыр, бөер, йөрәкнең хроник авырулары һәм шикәр авыруы булганнарга.
Авыруларга профилактик чара буларак Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (Татарстан) киңәш итә:
сәфәр алдыннан медицина каравын үтегез, чөнки эссе коры климат, туклану шартларының үзгәрүе һәм башка факторлар хроник авыруларның кискенләшүенә һәм кәефнең китүенә китерергә мөмкин;
эссе кабуны булдырмас өчен җиңел һәм табигый тукымалардан тегелгән кием, баш киеме киегез, кояштан саклый торган чаралар белән кулланыгыз, суны күбрәк эчегез;
җәмәгать урыннарында шәхси гигиена кагыйдәләрен саклагыз, ашау алдыннан һәм бәдрәфтән соң кулларыгызны юыгыз, юылмаган куллар белән күзләргә һәм биткә тотынмагыз, йоткергәндә һәм төчкергәндә ашъяулык (салфетка) белән кулланыгыз;
респиратор авыруның тышкы күренеше булган затлар белән аралашмаска тырышыгыз һәм температура, ютәл, хәлсезлек һәм кискен респиратор вирус инфекциясенең башка тышкы билгеләрен сизсәгез кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез;
коронавирус инфекциясе теркәлгән илләргә сәфәр кылганда саклый торган маска кияргә кирәк;
дөяләргә утырып бару яки алар янында якын булган экскурсияләрдән баш тартыгыз;
кайнатылмаган һәм пастерланган дөя сөтен эчмәгез, шулай ук оештырылмаган сәүдә урыннарында туклану әйберләрен алмагыз;
эчәр өчен шешәдәге яки кайнатылган су, сәнәгый җитештерелгән сок, эчемлекләрне генә кулланыгыз;
хайваннар белән бәйләнештән сак булыгыз, тешләү, сыдырылу (тәнгә селәгәй эләгү) очрагында ул урынны сабын белән яхшылап юыгыз һәм медицина оешмасына мөрәҗәгать итегез;
бөҗәкләр тешләвен булдырмас өчен тәннең ачык өлешләрен каплый торган кием киегез, репеллент кулланыгыз, шулай ук тору урынында ишек һәм тәрәзәләргә челтәр элегез.
Сәфәрдән кайтканнан соң үзегезнең сәламәтлелегезне 21 көн эчендә тикшереп торыгыз һәм нинди дә булса бизгәк авыруы (дерелдәү, температура күтәрелү, хәлсезлек, тамак авырту һ.б.), эчәк инфекциясе, респиратор яки башка тышкы билгеләр куренү белән табибка мөрәҗәгать итегез һәм сәфәрдә булган илне әйтегез.
Авыр булмаган профилактик чараларны үтәү Сезне инфекцион авыру белән йогышланудан саклый!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев