Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре сайлауларга торт пешерде

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар – районның милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләренә очрашыр менә дигән форсат, чөнки аларның күбесе өчен республика икенче йортка әверелгән бит.

Менә азәрбайҗан берләшмәсе җитәкчесе Абсәлам Ахмедов та Нурлат районында 1996нчы елдан бирле яши, кайчандыр Татарстанга эш эзләп килгән булган һәм төпләнеп калган, бүген инде биредә оныклары туган.

– Безнең Иске Чаллы авылында төрле милләт халыклары тату булып гомер кичерә. Бер гаилә булып яшибез. Нәкъ Татарстанда төпләнүемә шатмын, республика инде туган илебез кебек якын, - ди ул.

Ә бәйрәм өстәленә дип үз халкының традицион ашамлыгы – шикәрбора алып килгән ул, Чуваш милли-мәдәни берләшмәсе вәкиле Валентина Матросова исә дусларын бәлеш, Ә Суфия Мәхмүтова кош теле белән сыйладылар. Әрмән халкы вәкиле Сати Шахназарян Татарстан әләме рәвешендә бизәп пешергән зур торт та һәркемнең күңеленә хуш килде. Тату йорт әгъзалары бергәләшеп чәй эчтеләр, ә аннары Суфия апа Мәхмүтованың гармунына кушылып “Мин яратам сине, Татарстан!” җырын башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев