Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Хезмәттәшебез Сирень Сәмәрханова бакча үстерү серләре белән уртаклашты

​​​​​​​Кыярларны йомырка кабыгында үстерә,  ә карлыганнарга иртә язда кайнар су бөрки... “Дуслык” журналистының бакчачылыкта уңышлы куллана торган ысуллары тагы әллә никадәр әле.

Хезмәттәшебез Сирень Сәмәрханова өчен бакча сезоны быел да гыйнвар аеннан ук башланды. 10нчы гыйнварда туфракка күмдерелгән орлыклар баш төрткәнгә дә күптән инде, аларны аерым савытларга да күчереп утыртырга өлгерде. Кышкы кыска көннәрдә үсентеләр кояш яктысы эзләп буйга китмәсеннәр өчен исә үз ысуллары бар. Үсентеләргә кирәкле өстәмә яктылыкны ул ясалма ут белән булдыра.

– Узган елда тәрәзә төпләренә фитолампа алып куйган идем. Тик ул шактый кыйммәт. Быел ут-диодлы лампалар белән эшләп карарга булдым, күпкә арзанракка чыга. Ут дөрес төшсен өчен тормыш иптәшем тимердән махсус җайланмалар ясап куйды, хәзер үсентеләрем өчен күңел тыныч, – ди Сирень.

Әлегә тәрәзә төбендә башлыча чәчәк үсентеләре үсә, алга таба борыч, помидор кебек яшелчәләр дә урын алачак. Әлбәттә инде, карлар эрү белән алар теплицага, соңрак бакчага күченәчәк. Серен белеп яратып үстергәнгәме, зур булмаган бакчасыннан да һәркемне көнләштерерлек мул уңыш ала хезмәттәшебез, ә чәчәкләре ел әйләнәсе сокланып туймаслык була. Моның өчен бары һәр эшне вакытны кулдан ычкындырмыйча башкарырга кирәк, ди үзе. Мәсәлән, карлар эреп беткән көннәрдә бакчага кайнап торган су алып чыга һәм карлыган куакларына бөрки ул.

Болай эшләгәндә җәен корткычлар борчымаячак икән. Алмагачларны да әле яфрак ярганчы ук махсус эремә бөркеп эшкәртергә киңәш итә. Бусы да төрле авырулар, бөҗәкләрдән котылу өчен кирәк. Кыярларны башта махсус тартма яки стаканнарга түгел, йомырка кабыгына тутырылган туфракка чәчә.

– Берничә яфрак җибәргәч, аларны җиргә кабыгыннан алмый гына утыртып куям. Бердән, тамырлары зарарланмый, икенчедән, бик файдалы ашлама,  – ди хезмәттәшебез.

Бакчачылык буенча тупланган бай тәҗрибәсе газетага мәкаләләр әзерләгәндә дә ярап куя. Өч дистә елдан артыграк район газетасы редакциясендә хезмәт куя ул, теләсә нинди катлаулы теманы да алып, укучыларга аңлаешлы итеп җиткерә белә, “Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” дигән абруйлы исеме бар. Бакчачылык белән мавыгуы исә без – коллегаларында бераз аптыраш та тудыра, шәһәр җирендә, кем әйтмешли, таш стеналар арасында туып-үскән кыз бит.

– Газета редакциясендә эшли генә башлаган елларда барыбызга да шәһәр читеннән дача җирләре бүлеп бирделәр. Башка хезмәттәшләрем алгач, мин дә читтә калмадым инде. Бакчага җәяүләп, кайчагында кызымның велосипедына утырып бара идек. Фотографыбызның “Запорожец”ына эләгеп, флягалар өстенә утырып барганнарыбызны да хәтерлим. Участокта кое да юк, суны да читтән ташырга туры килә иде бит, – дип бакчачылыкта “беренче адымнарын” искә ала Сирень. – Ул чагында бик кысан бер бүлмәле фатирда яшибез. Үсентеләргә тәрәзә төбе дә юк. Шуңа тартмаларны эшкә алып килеп, язга кадәр шунда үстерәм, аларны бөтен коллективыбыз белән тәрбияли идек. 

Бүген инде шәһәрнең яңа микрорайоннарының берсендә, үз йорты белән яши Сирень Сәмәрханова. Яраткан шөгыле өчен бер дигән хозурлык инде биредә.

– Кайчагында эштән арып кайтам, җеп өзәрлек тә хәл калмаган булып тоела, әмма бакчага чыгып эшли башлагач, бөтен авырулар, талчыгулар да онытыла. Хәтта караңгы төшкәч тә керәсе килми. Мин бакчада күңелемә ниндидер бер рәхәтлек, ял алам, – ди ул.

Һәм сөйләшүебезне тәмамлау белән ук ишегалдына ашыга. Анда тагы бер мавыгуы – тавыклары көтә үзен. Шәһәр җирендә тавык-чеби, каз, үрдәкләр дә үстерә әле ул һәм биредә дә үзе генә белә торган серләре, заманча тел белән әйтсәк лайфхаклары бар. Хәер, бу хакта инде икенче юлы сөйләрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев