Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Хөрмəтле хатын-кызлар! Кадерле əнилəр!

Гаҗəеп һəм игелекле бəйрəм уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез!

Əнилəрнең бөек хезмəте – балалар тəрбиялəү, гаилə учагын саклау, ата-аналарны кайгырту һəм җəмгыятьтə гаилə кыйммəтлəрен ныгыту чиксез рəхмəтлəргə лаек. Əнилəребезнең безне гомер буена озата баручы ихлас кайгыртуларына хөрмəтебез чиксез.
Аерым рəхмəт сүзлəребезне без бүген барыннан да элек күпбалалы əнилəргə, үз өслəренə чит сабыйларны тəрбиялəү кебек зур җаваплылык алган олы йөрəкле аналарга юллыйбыз. Гаилə, əнилəр һəм балаларны яклауга зур игътибар бирəбез, əлеге юнəлешне районның социаль сəясəтендə иң өстенлеклелəрдəн саныйбыз.
Кадерле əнилəребез, сезнең хөрмəткə зирəк киңəшлəрегез, чиксез мəхəббəтегез, ярдəмегез өчен рəхмəт белəн сугарылган иң якты телəклəр һəм җылы сүзлəр генə яңгырасын. Өйлəрегездə һəрчак бəхет һəм шатлык яшəсен, якыннарыгыз һəм туганнарыгыз сəламəт булсын, барлык хыялларыгыз һəм телəклəрегез чынга ашсын.
Алмаз ƏХМƏТШИН, Нурлат муниципаль районы һəм шəһəре башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев