Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Хөрмəтле нурлатлылар, кадерле якташлар!

Яңа ел сəгатьлəре сукканда без яраткан шəһəребез өчен юбилейлы булган 2019нчы елны озатачакбыз.

Ул матур эшлəр һəм истəлекле вакыйгалар белəн билгелəнде. Узып баручы елда без зур көч куеп хезмəт иттек һəм аны лаеклы озатабыз. Күпчелек социаль бурычларның эзлекле рəвештə чишелə, халыкның тормыш дəрəҗəсе үсə баруын күрү сөенечле. Тулаем район буенча уңай динамика күзəтелə. Авыл халкының эшлекле активлыгы арта, территориялəр төзеклəндерелə, юл инфраструктурасы яхшыра. Экологик иминлек өчен күп эшлəр башкарылды. Нурлат шəһəре дə яңа үсеш импульсы алды. Һəм хəзер аның дəвамлы булачагын ышанып əйтергə була. Килəсе ел безнең алга яңа бурычлар куя. Без Бөек Ватан сугышында якташларыбыз каһарманлыгын данлап, Җиңүнең 75 еллыгын бəйрəм итəчəкбез. ТАССРның бер гасырлык юбилеен да игелекле эшлəр белəн билгелəп үтəчəкбез. Кадерле нурлатлылар! Елны ышаныч, җылы сүзлəр белəн озатып, яңасын сөенеч белəн каршылыйк! Алда торган бурычларны хəл итү өчен безнең көчебез дə, тəҗрибəбез дə җитəсенə ышанабыз. Бар да хəлебездəн килəчəк! Яңа елда сезгə нык сəламəтлек, гаилə иминлеге һəм бəхет телим!

Алмаз ƏХМƏТШИН, Нурлат муниципаль районы һəм шəһəре башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев