Хөрмəтле Төрнəс авыл җирлеге халкы!
Якынлашып килүче Яңа 2020 ел белəн иң иихлас һəм җылы котлауларымны кабул итегез!
Яңа ел – календарь елының башлануы гына түгел, яңа өметлəр, уңышлар, җиңүлəр ул. Безнең килəчəк көнебезгə ышаныч һəм оптимизм белəн карау өчен бөтен сəбəплəребез бар – социаль-икътисади планнарыбыз ачык һəм перспективалы, аларны тормышка ашыру өчен реаль мөмкинлеклəребез җитəрлек. Яңа ел сезгə шатлыклар, яңа тəэсирлəр, өмет алып килсен. Ул уңышлы башлангычларыгызны дəвам иттерсен, ə яңа тормыш башлаучыларга матур өметлəр бирсен. Яңа елда уңышлар һəм яхшы кəеф юлдаш булсын, чынга ашкан хыялларыгыз һəм телəклəрегез сөенеч китерсен. Өегездə – муллык, гаилəгездə тынычлык һəм мəхəббəт хөкем сөрсен. Нык сəламəтлек, бəхет һəм иминлек телим!
Сергей БЕЛОВ, Төрнəс авыл җирлеге башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев