Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Хөрмәтләүгә лаеклар

Чулпан мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Вилдан Сәитов яулаган күпсанлы призлы урыннар, бүләкләр исемлегендә хәзер Татарстанның билбау көрәше федерациясе президенты, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан алган Рәхмәт хаты да бар.

Шул көннәрдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында билбау көрәше буенча чемпионнарны, призерларны һәм аларның тренерларын хөрмәтләү чарасы булып үтте. Анда республиканың күпсанлы районнарыннан килгән мактаулы спортчылар белән бергә 2018 ел нәтиҗәләре буенча билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә икенче урын яулаган Вилдан Сәитов һәм аның тренеры Расих Сәмигуллин да катнаштылар. Чара барышында Марат Әхмәтов тренерларны аерым бүләкләде, чөнки аларның көндәлек хезмәте нигезендә чемпионнар тәрбияләнә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев