Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Хушлашу сүзе

2020 елның 10нчы май иртәсендә коллегабыз, танылган журналист, якты күңелле кеше Рәис Габделәхәт улы Гыйльметдиновны соңгы юлга озаттык.

Әле гыйнвар аенда гына аны 65 яше белән котлаган идек... Рәис Габделәхәт улы гомерен журналистикага багышлаган кеше. Балтач районының Борнак авылында туып-үсеп, урта мәктәпне тәмамлаган авыл егете 1977 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. 1978нче елда Октябрь районының “Дуслык” газетасына эшкә юллана. Шуннан башлап Рәис Габделәхәт улының гомере Нурлат районы, аның кешеләреннән аерылгысыз. Газетада эшләгән дәверендә район халкы аны киңкырлы белемгә, үткен каләмгә ия гадел һәм туры сүзле журналист итеп таныды. Редакциягә укучылардан кергән иң четерекле сорауларны да хәл итәргә алына, бик күп инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп, аларны чишү юлларын эзли, аларны азагына кадәр җиткерә ала торган кеше иде ул. Уникаль хәтергә, үзенчәлекле стильгә, тирән фикергә ия, татар һәм рус телләрендә дә тигез дәрәҗәдә иҗат итә алучы талантлы журналист. Аның дистәләрчә санны, телефон номерын, терминнарны хәтерендә саклавына, барлык темалар буенча да киң белемгә ия булуына соклана идек. Кызыксынучан, эзләнүчән... Без иртән эшкә килгәндә инде басу-кырларны әйләнеп, берничә материал алып кайтырга өлгерүче дә, эш көне тәмамланганнан соң төзелеш объектлары буйлап чыгып китүче дә ул була торган иде. Газетадан эштән киткәч тә күңеле белән журналист булып калды. Район, шәһәрдә барган үзгәрешләр өчен шатланды, проблемалар булганда чын күңелдән борчылды, безгә әледән-әле яңа темаларын җиткезеп торды, газетада басылган мәкаләләребез буенча үз фикерен белдерде. Күптән түгел үзенең бай фотоархивыннан редакциябез тормышына кагылышлы фоторәсемнәрне безгә тапшырырга өлгерде... Ярдәмчел, кешелекле, ышанычлы дус, кайгыртучан әти... Коллективыбыз һәм аны белгән күпсанлы дуслары, танышлары, барлык нурлатлылар күңелендә ул әнә шундый булып сакланыр. Аның вафаты – барыбыз өчен дә зур югалту. Якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз, бу авыр көннәрдә сабырлык телибез. Аның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Урының җәннәттә булсын!

Рәис Гыйльметдинов Нурлатның яңа татар зиратында җирләнде.

“Нурлат-информ” коллективы һәм ветераннары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев