Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Киекле авылы мәчетендә балалар өчен җәйге лагерь үтте

Соңгы елларда безнең Киекле авылы мәчетендә дә ир һәм кыз балалар өчен җәйге лагерьлар оештыру бик матур бер традициягә әйләнеп китте.

Лагерьның төп максаты – балаларны яшьтән үк ислам дине кануннары белән таныштырып, ислам нигезләре буенча башлангыч белем бирү нәтиҗәсендә балаларның дингә ышанычын, ислам кануннары буенча яшәргә теләген арттыру, аларның әхлагын үстерү һәм ислам дине турындагы белемнәрен тагын да киңәйтү. Әлеге максаттан оештырылган лагерь эшчәнлегенең торган саен зуррак абруй казана баруы, мондый изге эшкә әле моннан егерме еллар элек үзе мәдрәсәдә мөгаллимлек иткән чорда ук башлап алынган һәм бүгенгесе көндә төп җитәкчесе дә буларак бар җаваплылыкны үз өстенә йөкләгән Абдулла хәзрәт Мортазинның фидакарь хезмәтенә бәйле. Әби-бабасы, әтисе шушы авылдан булып, Абдулла хәзрәтнең үзенең балачагы да безнең меңьяшәр Киеклебезнең гаҗәеп матур табигате кочагында үтә. Биредә ул олысы-кечесе тарафыннан да олы хөрмәткә лаеклы үз кеше. 

Шуңа күрә мәхәллә имамы Вахит хәзрәт Зиннуров та, мәчет картлары да һәр ел саен балаларны тәрбия кылуда бик җитди булган бу чараны хуплап, аңа үз хәер-фатихаларын бирәләр. Финанс ягын хәл итүгә килгәндә, шулай ук ел саен, һәр изге эштән читтә калмый, даими рәвештә үзләренең лаеклы өлешләрен кертеп торган, авылның асыл ир-егетләре – Зөлфәт Сөнгатуллин, Илдар Садыйков, Айнур Шәймарданов, Рамил Мингалимов, Илсур Гомәров, Гөлфия Гомәрова, Рифат Әбделвәлиев, Раил Мингалимов, Ленар Хәмәтвәлиев, Рәис Гайнуллин, Замир Сөнгатуллин һәм Фәнис Әһлетдинов лагерь эшчәнлегендә тотылган чыгымнарны күтәрешүдә бик теләп иганәчелек ярдәме күрсәтәләр. 

Коръән аятьләре, намаз кагыйдәләренә бәйле дини дәресләр белән бер үк вакытта, тормышта кирәкле әдәп-әхлак темасына багышланган төрле вәгазьләр тыңлап, дин һәм мәгыйшәт тарихы белән танышып, мавыктыргыч викториналар ярдәмендә дини гыйлемне баетучы ярышлар үткәргәннән соң, төрледән-төрле тәм-томнар белән сыйланып алган балалар өчен саф һавада оештырылган төрле спорт уеннары да үзе үк “сәламәт тәндә – сәламәт акыл” тәрбияләүче физик чыныгу үрнәге булып тора. 

Лагерьдагы соңгы көн балалар өчен олы бер бәйрәм төсмере ала. Бу көнне алар иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән күчтәнәч-бүләкләргә дә ия булалар. 
Бала күңеле ак кәгазь: үзебезнең киләчәгебез булган балалар күңелендә дә шундый күркәм гамәлләребез аша рәхим-шәфкать, изгелек-игелек шытымнарын күбрәк шыттыра алсак икән!

Гөлия Галямова, Нурлат җирлегенең “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев