Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Инвесторлар Нурлатны сайлый

Районда төрле милек формасындагы 10лап мәйданчык тулы инфраструктурага ия. Һәм хәзер кызыксынган яклар белән конструктив хезмәттәшлекне максималь нәтиҗәле итеп төзү буенча эш җәелдерелгән.

Икътисадый кризис булуга карамастан, безнең район яши һәм үсә, дип әйтергә була. Күптән түгел генә иске шиннарны кабат эшкәртү һәм утильләштерү буенча цех эшли башлады. "Респект СП"да таушалган резинага куланылыш табылу белән беррәттән 18 кешегә эш урыны да булдырылды. Инвестицияләр җәлеп итү исә - район җитәкчелеге бу юнәлештә эшләүне үзенең төп бурычларыннан саный - төрле өлкәләрдә тулаем җитештерү ачарга мөмкинлек бирәчәк. Мәсәлән, быел шәһәрдә 10 млн. сумлык инвестиция хисабына тәүлегенә 40 кубометр газопенобетон җитештерү буенча цех эшләтеп җибәрү күздә тотыла. "Престижстрой" предприятиесе бу төзелеш материалын ясау өчен җиһазларын да сатып алган инде.
- Хәзер сынап карау өчен һава торышының җайлануын көтәбез, - ди аның җитәкчесе Рәфис Шәмсуров.
Нурлатның потенциалы инвесторларны җәлеп итәрлек. Февраль азагында Төркия делегациясенең яңа сәнәгый мәйданчыкларны өйрәнү һәм аларга инвестицияләр кертү максатыннан Нурлатка визиты да шул хакта сөйли. Мәсәлән, Төрнәс спирт заводында Төркия кунаклары складлар, бөртек саклагычлар, җайланмаларның эш хәлендә булуына игътибар иттеләр. Әлбәттә, аларны район башлыгының эшне башлаганда ташламалы шартлар тәкъдим итүе дә кызыксындырды. Хәзер 4 инвестор әлеге мәйданчыкны үз җитештерүләрен үстерү өчен вариант буларак карый. Инвесторларның инвестицияләрен Нурлат районына кертергә җыенулары барыннан да элек аларның Татарстанга һәм аның лидерына ышанычы турында сөйли. Чөнки илдәге катлаулы икътисадый шартларга да карамастан, Рөстәм Миннехановның стратегиясе республикага инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлтелгән.Бу юнәлештәге заманча эш формаларын Нурлатта беренче көннәреннән үк район башлыгы Равил Кузюров та куллана башлады. Чөнки инвестицияләр җәлеп итү халыкның яшәү дәрәҗәсен, муллыгын, җирлекнең инфраструктурасын яхшырту белән бергә социаль мәсьәләләрне хәл итү, яңа эш урыннары булдыру да.
2014 ел нәтиҗәләре буенча, инвестицияләр күләме 15,8 млрд. сум тәшкил иткән. Әлбәттә, монда нефтьчеләр лидер булып тора, чөнки инвестицияләрнең 60 проценты нефть чыгару тармагына җәлеп ителгән. Бу юнәлештә эш дәвам итә. Мәсәлән, "Татнефтепром-Зүзәйнефть" базасындагы "Сервис хезмәтләре үзәге" сервис компаниясе 200 млн. сумлык инвестицияләр хисабына бу елның июлендә батырма насос җайланмаларын ремонтлау буенча цехны эшләтеп җибәрергә җыена. Саннар теленә күчереп әйтсәк, иң эре инвестицияләр "Нурлатнефть" НГДУсы - 1,5 млрд. сум, "Татнефтепром-Зүзәйнефть" - 636,4 млн. сум, "Татнефтеотдача" - 950 млн. сумнар тирәсе һәм башка эре предприятиеләргә туры килә.
Район җитәкчелегенең тугандаш Җәйһан шәһәрендәге компания белән кирпеч заводы һәм авыл хуҗалыгы техникасы җыю буенча цех төзү буенча да билгеле бер килешүе бар. Район Советының йомгаклау сессиясендә район башлыгы Равил Кузюров бу юнәлештә эшнең инде башлануын хәбәр итте, инвестицияләрнең фаразланган суммасы 1,5 млрд. сум тәшкил итә, 13 гектарлы территориядә сәнәгать паркы төзү буенча эш алып барыла. Беренче резидентлар белән билгеле бер килешүләр дә бар инде. "Нурлат деликатеслары" ит комбинатында да ремонт эшләре һәм җайланмалар урнаштыру төгәлләнү ягында. Биредә тәүлегенә бер тонна казылык әйберләре һәм ярты тонна ит ярымфабрикатлары җитештерү күздә тотыла. Әлбәттә, яңа җитештерү мәйданчыгы эш урыннары булдыру ягыннан да мөһим, ит комбинатында 45ләп кеше эшләр дип фаразлана. Аграр техникум базасында 2016 елдан эшли башлаячак ресурс үзәге дә үзенә күрә инвестицияләрне кадрларга салу һәм ул киләчәкнең җитди бурычларын хәл итәргә булышачак.
Нурлатка җәлеп ителгән инвестицияләр - безнең имин киләчәгебез һәм тормыш дәрәҗәсен үстерүгә зур өлеш. Һәм нурлатлылар район җитәкчелеге алып барган сәясәтнең Нурлатның инвестиция капиталын район үсешенә ныклы нигез итәсенә ышаналар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X