Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Киләсе дүшәмбе – 26 майдан Нурлатта Бердәм дәүләт имтиханнары старт ала

    Районның 394 чыгарылышы, узган елгы 8 укучы һәм аларның әти - әниләре өчен "печән өсте" башлана. Чыгарылышлар бу көнне шәһәрнең 2нче урта мәктәбендә урнашкан пунктта география һәм әдәбият буенча имтихан тотачаклар. Бу чорны чыгарылышлар гына түгел, аларның әти-әниләре дә бик дулкынланып көтеп ала. Гомумән, БДИ бирү темасы бүген телдән төшми....

    Имтихан кемнәрне сыный?
    - Имтиханны начар билгегә тапшырсаң, аны бары бер елдан соң гына яңабаштан биреп булачак. Ә бер ел буе ни эшләп бетәргә?!- дип алдан ук кайгыра ата-аналар. - Алдагы елларда БДИ тапшырганда балаларга укытучылар ничек тә булса булыша иде, быел бигрәк каты куркыталар. Әнә, узган ел районда бер чыгарылыш КИМ материалларын фоторәсемгә төшергәндә тотылган иде. Чыгарылыш һәм педагоглар штраф түләгән дә шуның белән котылганнар. Хәзер егет ВУЗның I курсын тәмамлый. Гел шулай булмас. Шәһәрнең 2нче урта мәктәбендәге пунктта чыгарылыш имтиханы он-лайн, ә шәһәрнең 1нче урта мәктәбендә оф-лайн режимда узачак, балаларны тимер тикшергеч белән тикшереп кертәчәкләр икән. Балам ничектер БДИда җаен табып әйбәт бирә алса һәм бюджетка керсә әйбәт булыр иде дә бит...
    - Бер дә кайгырма, берәр юлы килеп чыкмый булмас, - дип сүзгә кушылды икенче бер әни. - Әнә, телевидениедән Россиядә БДИ кертелү белән мәктәпләрдә коррупция очраклары 20-25 тапкырга артты, дип сөйлиләр. Берәр укытучыга түләрсең дә булышыр әле. Әгәр баланың имтихан нәтиҗәләре начар булса, бу бит укытучының белем бирү нәтиҗәсен дә күрсәтә. Ә кемнең начар укытучы булып күренәсе килсен? Шуңа педагогларның кайберләре тиешле бәягә БДИ нәтиҗәләрен төзәтәләр, хәтта үзләре үк имтихан биремнәрен чишеп бирәлә, диләр...
    - Быел телефон белән күчереп, педагоглар ярдәм итәр әле дип өметләнергә булмаячак, - дип кырт кисә БДИ буенча кординатор Неля Гыйззәтуллина. - Быел бар да контрольдә. Имтиханнар аудиторияләрдән турыдан-туры трансляцияләнә. Аннан металл тикшергеч белән карап керткәч, бер генә чыгарылыш та телефоннан файдалана алмаячак. Шуңа күрә балалар да, әти- әниләр дә ниндидер тылсымга өмет итмичә, үз белемнәренә таянып эш итсеннәр иде.
    2016 елдан укучылар БДИны бер елда ике тапкыр биреп карый алачак икән. Бу хакта Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткән. Укучылар БДИ кысаларында теге яки бу фәннән имтихан тапшыра алмаса, аларга яңадан тапшырып карау мөмкинлеге тудырылачак, ди. Әлегә бит чыгарылышлар бу эшне бер елдан соң гына эшли алалар. Әлеге яңалык кертелсә, балалар үзләрен иркенрәк тотарлар иде, аннан коррупция дә бетәр иде, бәлки. Хәзер мескен чыгарылышларга имтихан бирә алмасаң, синең тормышың бетә дип төрле яктан кычкырып торганда, аларда стресс булмый ни булсын!
    Чыгарылышлар өчен яңалыклар да өстәлә тора бит. Быел Татарстан чыгарылышлары көмеш медаль алмаячаклар икән. Бу хакта шул көннәрдә ТР Хөкүмәт йортында узган видеокиңәшмәдә Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте. Алтын медаль исә барлык имтиханнарда 75 яки аннан югарырак балл җыючыларга гына биреләчәк. Медальләр бирелсә дә, аларның югары уку йортына кергәндә бернинди ярдәме юк икән. Ташламалардан Бөтенроссия олимпиадаларында, халыкара конкурсларда призлы урыннар алучылар гына файдалана алачак. Мондый ташламага ия булучылар вузларга конкурсларсыз һәм имтиханнарсыз узачак икән. Әмма бу мөмкинлек белән алар нибары бер вузга һәм бер белгечлеккә генә исәп тота ала . Ә теләүчеләр гаризаларны биш вузга 3 юнәлеш буенча тапшыра алачак.
    БДИ буенча координатор Неля Гыйззәтуллина әйтүенчә, быелгы БДИның эчтәлеге һәм үткәрү процедурасында үзгәрешләр юк икән. Кайбер үзгәрешләр КИМнарда һәм имтихан тапшыру вакытында гына кертелгән. Аннан хәзер БДИ нәтиҗәләре электрон формада 4 ел гамәлдә булачак.
    БДИ белемне билгеләргә булыша дисәләр дә, күп әти-әни моның белән килешми. Мәктәптә яхшы укыганнар түбән баллга тапшыра, ә менә әти-әниләренең кесәләре калын булганнар яхшы балл җыеп вузга проблемасыз гына кереп урнаша, дип саный күпләр. Күрәсең, мәгариф тармагында коррупция яши, дигән фикер шулай ныгыйдыр да. Ишеткәннәрдән генә түгел, күреп белгән фактлардан диюебез... Чыгарылышларга узган елгы хаталарны кабатламыйча, имтиханнарны уңышлы тапшыруларын телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: