Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Киләсе елда районда 11 күпкатлы йортта һәм 6 мәктәптә ремонт үткәреләчәк

2012 елда капремонт буенча бурыч үтәлгән, хәзердән үк киләсе ел программасын тормышка ашыруга керешергә мөмкин. Бу хакта узган шимбәдә ТР Президенты Р.Миннеханов җитәкчелегендә мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү, ФАПлар төзү һәм модернизацияләү һ.б. мәсьәләләргә багышланган видеокиңәшмәдә әйтелде.

Биредә 2012 елның гыйнвар-ноябрь айларында гражданнардан ГИСУ хисабына кергән средстволар турында мәгълүмат бирелде. Дәүләт торак фондына 2013 елда капиталь ремонт үтәргә тиешле йортларга дефект ведомостьлары әзерләп тапшыру һәм проект-смета документациясе булдыру кирәклеге дә искәртелде. Район башкарма комитетының төзелеш бүлегендә әйтүләренчә, ремонт белән шөгыльләнәчәк подрядчылар әлегә билгеле түгел икән. Нурлат районында капремонт үткәреләсе мәгариф учреждениеләре исемлегенә 6 мәктәп кергән: шәһәрнең 1нче, Бикүле, Кычытканлы, Төрнәс, Андреевка, Каравыл Тавы мәктәпләре.
Видеокиңәшмәдә ведомствоара электрон хезмәттәшлек мәсьәләсе дә янә күтәрелде. ТРның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтүенчә, ноябрьдә Татарстан хакимият органнарының әлеге системада сүлпән эшләве күзәтелгән.Ул район башлыкларына белгечләр арасында законлылыкны, иң элек, административ регламентны белүгә тестлаштыру үткәрергә тәкъдим итте. Хезмәтләр турында мәгълүматый стендта хәбәрләр урнаштыру да отышлы.
Биредә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның мәгълүматы да тыңланды. Ул сөтчелек тармагындагы хәлләр турында доклад белән чыкты. Министр әйтүенчә, бүген республикада көнлек савым 16-9 кг. арасында тирбәлә. Күрсәткечләр иң түбән булганнарны аерым атады. Сөт җитештерүне арттыра алмаган районнар арасында Нурлатны да телгә алды, шунда ук терлекчелек комплексына ишарәләп, бездән күбрәкне өмет итәргә була, дип тә өстәде.
Киңәшмәдән соң күтәрелгән мәсьәләләр буенча сөйләшүне район башлыгы Наил Шарапов урында дәвам итте. Капремонтка килгәндә, йортлар билгеле, һәм эшне хәзердән башларга мөмкин, диде. Модульле ФАПлар төзүне дә сузасы юк. Район башлыгы районда электрон документ әйләнешендә проблемалар юк, дип билгеләде. Ә менә хезмәтләр өчен дәүләт хезмәтләр порталы аша түләүгә халыкны өйрәтәсе бар әле. Азык белән тәэмин итү темасына да җитди сөйләшү булды. Наил Шакирович яшь үрчемнең сакланышын тәэмин итүгә аерата игътибар юнәлтергә чакырды.Авыл урамнарының торышына карата да борчу белдерде, авыл җирлекләре башлыкларына урамнарны тигезләү буенча чаралар күрергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат капремонт ТР Президенты ТКХ