Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Китап”та яңгыраячак әсәрләрнең анонслары бирелә башлаячак

Тиздән “Китап” милли радиосы эфирында яңгырый торган әдәби әсәрләр программасы белән алдан танышып барып булачак. Бу хакта республика районнары массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары катнашында узган матбугат конференциясендә радионың баш мөхәррире, концепция авторы Алмаз Миргаязов хәбәр итте.

“Без төрле юнәлешләрдә – Телеграм каналында, Инстаграм һәм башка социаль челтәрләрдә, радионың сайтында анонслар системасын көйләп җибәрергә ниятлибез. Ул халыкка әсәрләрнең эфирга чыгу вакытын искәртеп торырга мөмкинлек бирәчәк”, – диде ул.

 

(Бу яңалык мине дә сөендерде, чөнки “Китап” радиосының эшчәнлеге белән таныша башлагач, иң беренче чиратта, эфирда укыла торган әсәрләрнең программасы белән алдан танышып бару ихтыяҗы туды, мин аны “Татмедиа мәктәбе” биреме кысаларында радио хезмәткәрләренә тәкъдим итеп тә юллаган идем).

Әлеге матур башлангыч авырлык тудырырга тиеш түгел, чөнки, радио вәкилләре белдерүенчә, әсәрләр эфирга чыгарга 2 атна кала алдан планлаштырыла һәм яздырыла.

 

 

Хәзерге вакытта эфирда һәр өч җыр саен шигырьләр укыла, чәчмә әсәрләр исә кичке 10нан иртәнге 6га кадәр яңгырый, көндезге сәгатьләрдә исә ял көннәрендә генә чыга. Анонсларның булмавы радионы теләсә кайсы вакытта кабызган тыңлаучыларга әсәрләрне уртасыннан кабул итүне билгеле бер дәрәҗәдә кыенлаштыра. Әмма “Китап”лылар бу мәсьәләне дә чишү юлында.

 

“Якындагы 1-2 ай эчендә без радионың сайтын тулы көченә эшләтеп җибәрәчәкбез. Ул эфирда барган тапшыруларны, әсәрләрне саклау, кереп тыңлау, уку, куллану ягыннан кулай булачак, – диде бу уңайдан Алмаз Таһирович. – Бүгенге көндә эфирда яңгыраган әсәрләрне туплап, аларның сылтамасын бирү ихтыяҗы бар. Әлегә аларны радионың Телеграм каналына салып барабыз”.

 

Алмаз Миргаязов сүзләренә караганда, тиздән эш көннәрендә дә көндезге эфирның яртысына якынын чәчмә һәм шигъри әсәрләр тәшкил итәчәк. Билгеле, бу җәһәттән авырлыклар да юк түгел. Төп мәсьәлә –  радио концепциясенә туры килә торган актуаль һәм сыйфатлы материалларның җитмәве.

 

“Телевизион һәм радиопрограммаларның дәүләт фондындагы материалларны эфирга куя алмыйбыз, чөнки безнең моңа хокукыбыз юк”, – диде Алмаз Миргаязов.

 

Әмма бер ел элек кенә ачылган радио бүген зур үсештә, максатчан аудиториясен киңәйтү, сыйфатлы контент тәкъдим итү буенча төрле эш алымнарын куллана, яңалыклар эзли. Менә эфирда куела торган әдәби әсәрләрне дә актуальлек принцибына таянып, халыкчан һәм кызыклы булсын дип сайлыйлар, профессиональ язучыларның гына түгел, һәвәскәрләрнең дә әсәрләрен тыңлаучылар игътибарына тәкъдим итәләр.  

 

“Иң матур, сыйфатлы, күңелгә үтеп керә торган әсәрләр халык арасыннан, тормыш эчендә кайнаган кешеләрдән чыга, – диде Алмаз Таһирович. – Шуңа күрә иҗади потенциалы булган һәркем безгә шигырь һәм чәчмә әсәрен юллый ала”.

 

Реклама

Аның сүзен матбугат конференциясендә катнашкан, радионың әдәби тапшырулар бүлеге мөдире Гөлинә Шәйхи дә куәтләде.

 

“Теләсә кайсы шагыйрь безнең эфирда үз әсәрен яңгырата ала, әмма бу уңайдан билгеле бер критерийлар бар: иң мөһиме, шигырьдә рифма һәм мәгънә булырга тиеш, – диде ул. – Кайбер кешеләр шигырьләр яза, әмма аларны дөньяга танытмый. Еш кына без мондый авторлар белән үзебез элемтәгә чыгабыз, әсәрләрен сорап алган очраклар да була”.

 

Матбугат конференциясе барышында “Китап” радиосының бер ел эшләү дәверендә үз кыйбласына тугры калуы, зур көндәшлек шартларында үз аудиториясен булдырып, татарстанлыларга тулы канлы милли хезмәт күрсәтү белән бергә заманча тенденцияләрдән дә файдалануы күзәтелде. Әйтик, Инстаграмдагы аккаунтта язылучыларның саны да 20 меңгә якынлашып килә икән инде. Бу үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Алмаз Миргаязов белдерүенчә, “Китап” материалларының “ТикТок” сервисында да ихтыяҗлы булуы ачыкланган. Бәлки әле якын киләчәктә республика халкына да аны Fm-дулкыннарында тыңлау бәхете елмаер. Әлегә исә аны AppStore һәм Google Play кушымталарын йөкләтеп алып тыңлап була.

 

 

Ә без исә, үз чиратыбызда, “Китап” радиосы турында нурлатлыларның фикерләре белән дә кызыксындык.

 

Фәүзия Мөхәммәтова, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә:

“Китап” радиосын даими тыңлыйм, көнгә бер мәртәбә булса да кушып алам. Шигырьләрне бик аһәңле, матур итеп укыйлар. Кайбер вакыт үз әсәрләремне ишетәсем килеп, кызыгып та куям. Соңгы биш елда мин күбрәк туган телебезгә, милләтебезгә багышланган шигырьләр язам. “Китап” хезмәткәрләре белән бу җәһәттән бик теләп аралашыр идем.

 

Гөлия Галләмова, “Ак калфак” татар хатын-кызларының республика иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлекчәсе җитәкчесе:

“Китап” радиосы халкыбыз арасында миллилек рухын саклап калу, әдәби әсәрләрне таныту, аларга кызыксыну уяту ягыннан бик зур миссия башкара, дип уйлыйм. Дан-шөһрәт артыннан куучы, күңел ачуга юнәлеш тоткан радиолар арасында ул үзенең аерым, кабатланмас урынын алып тора. Аның эшли башлавы – заманыбыз ихтыяҗы.

 

Зилә Билданова, Кизләү авылы китапханәсе китапханәчесе:

Китап укуның да, тыңлауның да үз өстенлекләре бар. Әйтик, китапны кулга тотып укысаң, ул күңелгә күбрәк сеңә, тагын бер кат кире кайтып, ачып карыйсың, искә төшерәсең. Әмма укырга яратмаучы кешеләр дә бар бит. Бу яктан “Китап” радиосы бик кирәкле, дип саныйм. Ул үз тыңлаучыларына күпмедер дәрәҗәдә мәгълүмат бирә, әдәби әсәрләр белән таныштыра.

 

Роза Сабирова, шагыйрә:

“Китап” милли радиосы турында ишеткәнем дә, тыңлаганым да бар. Төрле теманы чагылдырган шигырьләр белән проза әсәрләре күпләрнең күңелен җәлеп итәдер, дип уйлыйм. Үземнең иҗат җимешләрем “Китап” милли радиосында яңгыраса, мин дә бик шат булыр идем, билгеле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X